Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район мәдәният йортында ютазылыларны милли сәнгать белән таныштыру узды

    Район мәдәният йортында "Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" республика кинофестивале кысаларында Татар киносы көне уздырылды.

    Чарага чакырылучылар арасында Татарстан Республикасы "Татаркино" ДУ директоры урынбасары Рәис Садриев, кинорежиссер, куючы, Россия Федерациясе Кинематографистлары берлеге әгъзасы Фәрид Дәүләтшин һәм кинооператор Хәйдәр Миндубаев составындагы милли фильмнар төшерүчеләрнең иҗат төркеме бар иде.

    Рәис Садриев залда утыручы урта сыйныф укучыларына кыскача милли кинематограф үсеше турында сөйләде һәм алар игътибарына режиссеры Фәрид Дәүләтшин булган "Мотылек"Зангар" дигән нәфис фильм тәкъдим итте. Режиссер шулай ук зур теләк белән тамашачылар белән аралашты, үзенең фильмнары турында сөйләде. Алар арасында "Собака", "Мадина. Испытание любви", "Небесные врата", "Бичаракай", безнең районда инде күрсәтелгән дөнья балеты йолдызы турындагы "Рудольф Нуриев. Прощание с Родиной" дигәннәре бар. Сүз уңаеннан, соңгы фильм инде АКШта лаеклы премия алган.

    Фестиваль татарстанлыларны милли сәнгатьнең иң яхшы кинокартиналарына җәлеп итү өчен әһәмиятле роль уйный, үсеп килүче буынны рухи, әхлакый тәрбияләү, тарихка, Россия һәм Татарстан мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт мәсьәләләрен күтәрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: