Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район ветераннар хоры “Истоки” VII Бөтенроссия Спасс ярминкәсендә чыгыш ясады

    Безнең "Истоки" ветераннар хоры VII Бөтенроссия Спасс ярминкәсенә баруны әле бер ел элек үк планлаштырган иде. Һәм хорчыларның биниһая зур теләге, шулай ук район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова булышлыгы аркасында хыялыбыз агымдагы елның 2 августында тормышка ашты.

    Шишкин тыюлыгы күлләре территориясендә урнашкан иркен төп сәхнәдә безнең хор башкаруында авторлар Валенина Новикова һәм Ирина Мигачеваның районыбыз турында ихлас җырлары яңгырады. Истоклылар шулай ук дәртле, күңелне күтәрә торган, шаян рус халык җырларын шакылдавыклар, агач кашыклар һәм концертмейстер Зөлфия Кубашеваның һөнәри баяны озатуында башкарды. Күп санлы тамашачылар хор чыгышын кайнар алкышларга күмде, яныбызга килеп, талантыбызга соклану белдерделәр. Район хакимияте бүләк иткән безнең рус милли рухындагы стилье костюмнар җанлы кызыксыну һәм тамашачыларда безнең белән бергә фотога төшү теләге уятты. Бәйрәм концертын оештыручылар, чыгыш өчен рәхмәт белдереп, безгә концертта катнашучы дипломын тапшырды һәм яңадан-яңа очрашуларга өмет белдерде.

    Уңышлы чыгыш ясаганнан соң, хорчылар бөек рус рәссамы Иван Шишкин музей-йортында булдылар, шулай ук Спас соборында бөтен Россиядән килгән чаң кагучылар фестивалендәге чыгышларны тыңлап хозурландылар. Алабуганың тарихи өлеше территориясендә "Осталар шәһәрендә"ге соклангыч бизәнү әйберләре, уникаль сувенирлар һәм декоратив-кулланма сәнгать һәм халык кәсәбәчелеге үрнәкләре күплеге беркемне дә битараф калдырмады.

    Шуны билгеләп узарга кирәк, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Мәдәният елында, район җитәкчелеге ярдәме аркасында безнең хор башка төбәкләр осталары һәм артистлары белән дусларча мәдәни элемтәләрне җайга салу мөмкинлегенә ия. Хорда катнашучылар аерым горурлык уята. Алар - киң күңелләре, дәртле йөрәкләре һәм зирәклекләре белән уртаклашырга әзер торучы затлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: