Районның иҗтимагый оешма активистлары “Каравон” фестевалендә булып кайттылар
Лаеш районы Рус Никольск авылында ел саен уза торган "Каравон" фольклор-сәнгать фестивалендә районның иҗтимагый оешма активистларыннан торган делегация катнашты.
Әлеге борынгы авылга 22 ел рәттән инде Татарстанның бөтен почмакларыннан, соңгы вакытта Россиянең башка төбәкләреннән дә рус җыр иҗатын яратучы халык җыела. Җылы моһит һәм рухи бердәмлек өстенлек итүче фестивальдә безнең район җитәкчелегенең финанс ярдәме бәрабәренә ютазылылар да күңелләрен баета алдылар. Биредә кунакчыллык гореф-гадәтләре аеруча киң җәелдерелгән. Башка тамашачылар белән берлектә, безнең делегация дә колач җитмәс илебезнең бай йолалары белән таныша алды. Татарстанның 37 районыннан килгән 148 фольклор коллективлары һәм халык кәсебе осталары исемлеген Чувашстаннан, Мари Иленнән, Киров өлкәсеннән, Мәскәүдән килгән вәкилләр дә тулыландырды. Күп санлы кулланма сәнгать күргәзмәләре кунакларны, өлкән буын саклаган һәм үз буынына тапшырган чүлмәк ясау, туку, чүкү, зәркән эшләнмәләре белән таныштырды.
Ел саен "Каравон", үзенә тагын да гашыйкларны арттырып, бәйрәмгә яңа төсмер бирә. Әлеге чараның бөтен мөһимлеген, әһәмиятен аңлап, фестивальдә катнашучыларны сәламләргә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Ул, Мәдәният елы кысаларында, рус мәдәниятенә, аның фольклорына, славян язмаларына күп милләтле Татарстан, аның җитәкчелегенең аерым игътибар бирүен билгеләп үтте. Фольклор фестивале төрле милләт халкының бердәм булып яшәвенең иң яхшы йолаларын хуплый, аларның тормышында очраган зур һәм кечкенә, катлаулы һәм гади сорауларны чишүдә ярдәм итә. 120дән артык милләт яшәүче Татарстан өчен бу чын тормыш мәктәбе. "Бары тик дус булып һәм килешеп яшәп кенә, без уңышка ирешә һәм бәхетле була алачакбыз" - дип сүзен йомгаклады Мөхәммәтшин. Ул шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын да җиткерде. Анда "Каравон" бәйрәменең күптән инде республиканың визит карточкасына әверелүе, шул рәвешле халык яратып өлгергән башка бәйрәмнәр арасында лаеклы урын яулавы турында әйтелгән иде. Рус Никольск авылында халык җыр традицияләре тергезелү белән берлектә, дини-әхлакый кыйммәтләрне дә кире кайтарылган, бөтен ил белән Николай Чудотворец чиркәве тергезелгән. "Каравон" мисалында рус халкының тынычлыкка һәм бердәмлеккә ашкынуының никадәр зур булуын аңлыйсың.
Бәйрәм барышында тамаша кылучылар аңа нигез салган - "Каравон" фольклор коллективының иң өлкән катнашучылары белән таныштылар. Реконструкциядән соң тагын да мәһәбәтләнә төшкән чиркәүгә керделәр. Үзәк сәхнәдә бөтен илгә танылган "Буран әбиләре"нең чыгышы иң күңелле мизгелләрнең берсе булды. Әлеге танылган коллектив җырчылары гади һәм замана җырларын башкарып, үзләренең җыр бәйгеләренә тамашачыларны җәлеп итеп, фестиваль мохитенә үзенчәлекле бизәк өстәделәр.
Күп санлы сәүдәгәрләрне, җырчыларны, биючеләрне үзенә сыйдырган "Каравон" кешеләрне тагын да үзара якынайтты. Алар сөйләмендә яңа очрашуларга, "Янәдән саумы, "Каравон!" диюгә өмет яңгырады.
Фотографияләрне "Фотогалерея/мероприятия"дә карарга була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев