Чаллыда "Бәхет йолдызы" татар милли сәнгатенең Республика фестиваль-бәйгесендә безнең район укучылары да катнашты.
Фестиваль үсеп килүче буынның иҗади потенциалын формалаштыруга һәм аеруча
сәләтле башкаручыларны ачыклауга юнәлтелде. Ютазы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фәрһад Мөхәммәтҗанов (сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гәрәева) «Нәфис сүз" номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат булды. Балалар иҗаты үзәгенең "Сөембикә" хореографик ансамбле (җитәкчесе Альбина Әхмәдишина) II дәрәҗәдәге диплом яулады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз