Район мәдәният йортында "Рухи кыйммәтләребезне - халыкка" тематикасына багышланган спектакльләр үтте.
Алар аша тамашачылар ислам дине, татар милләте традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Спектакльләрдә районның иҗат коллективлары катнашты. Беренче урынны Урыссу гимназиясе алды, икенче һәм өченче урыннарга "Фәнис" мәдрәсәсе һәм Акбаш авылы иҗат коллективы лаек булдылар. Март аенда Урыссу гимназиясе Баулы, Бөгелмә, Лениногорск районнары арасындагы төбәкара бәйгедә безнең район данын яклаячак.