Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сихри каләм” әгъзалары Муса Җәлил тормышын өйрәнгән

Агымдагы атнада "Сихри каләм" берләшмәсенең икенче төркем тәрбияләнүчеләре - Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары кабаттан авыл китапханәсе ишекләрен ачып кергән.

Әлеге көн Муса Җәлилнең 15 февральдә билгеләп узыла торган туган көненә багышланган. Аның тууына быел - 111ел. "Муса Җәлил - каһарман шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичәнең максаты - укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән тулырак таныштыру, аларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү, сөйләм телен баету. Кичә барышында түгәрәк җитәкчесе Гөлнар Садретдинова Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән тулырак таныштырган. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укып, фикер алышкан. Китапханәче Нәсимә Лотфуллина бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп каһарман шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырган. Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" циклы турындагы һәм шагыйребезнең оныкчыклары Лиза белән Михаил хакындагы сөйләшү укучыларда аеруча да зур кызыксыну уяткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев