Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тормышка ашырылган хыяллар дөньясында

    Бу көннәрдә район мәдәният йортының кече залында "Язгы кәеф" халык-кулланма сәнгать күргәзмәсе уза.

    Иҗади затлар өчен әлеге күргәзмә тормышка ашырылган фантазияләрнең гүзәл дөньясына керү билетына тиң, чөнки эшләр авторлары үз иҗат җимешләрен күрсәтүгә тәкъдим итеп кенә калмыйча, шулай ук күргәзмәне ачу көнендә монда килүчеләр өчен мастер-класс та уздырдылар. Дөрес, пыяла буенча фьюзинг (кыздыру) техникасында Бөгелмә шәһәреннән рәссам Камил Акманов үз эшләре турында сөйли генә алды, чөнки аларны камиллеккә җиткерү өчен (материалдан тыш) пыялаларны кыздыру өчен махсус мич, аларны кисергә кечкенә нечкә пычак һәм башка төрле җиһазлар кирәк.
    Белеме буенча Камил Назыйм улы архитектор. Икенче, коры технология буенча төсле витражлар җитештерү сәнгать фондында эшләп һәм пыяла җитештерүнең калдыкларын күреп, ул алардан ничек файдалана алу турында озак уйлый. Бервакытны кайнар эшкәртү юлы белән пыяла калдыкларыннан сурәтләр ясау мөмкинлеге турында аның күзенә балалар китабы чалынган. Камил Назыйм улының дусларында туры килердәй мич табылган, һәм ул, технологияне белмичә, сынаулар һәм хаталар юлы белән мөстәкыйль рәвештә фьюзинг технологиясен үзләштергән. Пыялалардан картиналар ясау катлаулы эш, дип таный аларның авторы, чөнки пыяланың төрләре эретүнең, суынуның төрле температураларын таләп итә, һәм аларны үтәмәү очрагында, бөтен эшне юкка чыгарып, пыялалар чатный һәм шартлый. Әгәр дә рәсемне җитештерү пыялаларның бер-берсе белән кызмый торган, төрлеләрен таләп итсә, аларны ябыштырырга туры килә. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, пыялаларның да туры килә торган сыйфатлары таләп ителә, чөнки мичтәге температура бик югары - 800 градус чамасы һәм аннан артык та, дип аңлатты күргәзмәгә килүчеләргә Камил Назыйм улы. Мондый пыялаларга Америка, Голландия, Германия, Италиядә заказ бирергә туры килә. Картиналар, илһам эчтәлек һәм башка факторларга карап, тәүлектән бер айга кадәр җитештерелә. Үзенең беренче тәҗрибәләрен Камил Акманов узган гасырның туксанынчы елларында үткәрә, ә тәҗрибә җыйгач, 2000 елдан инде җитди эшли башлый. Безнең республика шәһәрләреннән тыш, аның эшләре Түбән Новгородта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә күргәзмәгә куела. Урыссу рәссаме Анатолий Лазарчук, балалар иҗаты үзәге директоры Камил Ибраһимов һәм Урыссу бистәсендә яшәүче Валентина Новикова эшләр авторына моңа кадәр бездә билгеле булмаган фьюзинг сәнгатенә якынайтуның күркәм мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Шунысы игътибарга лаек, күргәзмә ачылуында балалар бар иде. Камил Акманов гүзәллеккә кече яшьтән якынаю кирәклеге турында чыгыш ясаучылар белән тулысынча килешүен белдерде, чөнки иҗади сәләтләрне үстерү озак, тырышып эшләүне таләп итә.
    Камил Акманов иҗат җимешләре белән беррәттән күргәзмәгә килүчеләр бистәбездә яшәүчеләрнең, мәсәлән Татьяна Дмитриева, Ирма Гетман, Любовь Макарова, Ильфа Идиятуллина, Хәтимә Гумирова, Альбина Мостафина эшләре белән дә таныштылар. Җирле Урыссу осталары тасмалардан, салкын фарфордан, сәйләннән ясалган кул эшләрен һәм шулай ук бәйләм эшләрен күргәзмәгә тәкъдим иттеләр. Әлеге искиткеч әйберләр белән 6 апрельгә кадәр сокланып калырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: