Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу балалар музыка мәктәбе коллективы отчет концерты уздырды

    Район мәдәният йортында Урыссу балалар музыка мәктәбе коллективының отчет концерты узды.

    Бу көнне үзләренең иҗади сәләтләрен яшь музыкантлар һәм аларның педагоглары күрсәтте. Сәхнәдән җырлар, шигырь юллары, баянда матур көйләр, гитара һәм фортепиано музыкасы яңгырады. Әйтик, зал Галина Мальцева җитәкчелегендәге «Сельская кадриль» композициясе белән чыгыш ясаган «Экспромт» халык музыка кораллары ансамблен җылы каршылады. Залда бәхәссез соклануны тамашачы өчен «Ай, чичиха!» рус халык җырын башкарган фольклор бүлеге укучысы Алия Хәсәншина уятты. Оксана Җәләева җитәкчелегендә эшләүче «Сударушка» рус җыры ансамбле, Земфира Чехонина җитәкләгән «Акварели" җыр ансамбле, кечкенә йолдызчыклар - фортепиано бүлеге укучысы Камилла Яркова, халык бүлеге тәрбияләнүчесе Дамир Вәлиев һәм башка бик күпләрнең чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.

    Күбрәк фотоларны фотогалереядә карагыз http://yutazy.ru/ru/gallery/category/4-2011-05-30-11-32-00.html?start=40

    Ә музыка мәктәбенең иң яхшы тәрбияләнүчеләренә мәдәният бүлеге начальнигы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Мәктәп коллективын бәхәссез уңышлары белән котлап, Алсу Наил кызы коллективка үзен камилләштерүен һәм биредәге бүлекләрнең артуын, иҗат офыкларының киңәюен теләде.

    - Якын киләчәктә музыка мәктәбе яңа бинага күчәчәк, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Хөсәенова, - учреждениенең хокукый статусы да алмашыначак - ул сәнгать мәктәбе дип аталачак. Кыллы, тынлы музыка кораллары бүлекләре ачылуы күздә тотыла. Шуңа күрә, кадерле әти-әниләр, әлеге бүлекләрнең укучылар белән тәэмин ителүе күпчелектә сезгә бәйле. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесенә балаларыгызны һәм оныкларыгызны алып килегез. Алар бөек композиторларга һәм артистларга әверелмәсәләр дә, сезнең балаларыгыз аралашучанлыкка, үзләрен сәхнәдә тотарга, социумда үзләрен күрсәтергә өйрәнәчәк, күңел байлыгы туплаячак.

    Һәр кешедә - кояш, аңа яктыртырга гына мөмкинлек бирегез. Музыка мәктәбе директоры Варвара Якупова тарафыннан яңгыраган әлеге сүзләр һәр кешенең потенциалын яшьтән үк ачарга ярдәм иткән өстәмә белем бирү учреждениесе бурычларын барыннан да яхшырак чагылдыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: