Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укытучысы җырлауның файдалы сыйфатлары турында сөйләгән
Без үз организмыбызның мөмкинлекләрен белеп җиткермибез. Баксаң, безнең тавыш ярылары савыктыру көченә ия икән.
Импровизация ясагыз!
Җырлауның кешене дәвалау көченә ия икәнле геэлек-электән билгеле. Мисал өчен, Платон үз хезмәткәрләрендә авазларның савыктыру көче турында яза, Демокрит та кайбер психик авыруларны хор белән җырлау ярдәмендә дәваларга тәкъдим итә. Борынгы Мисырда җыр белән йокысызлыкка каршы көрәшкәннәр, ә Кытай медицинасы музыканың кешегә ясаган зур йогынтысын бәйләп, аны табигать белән гармония булдыру сәләтенә ия дип тапкан.
Эш шунда ки, без җырлаганда аваз дулкыннарының 15-20 прцент пространствога гына тарала, калганнарын эчке органнар "йота". Шул вакытта һәр органның һәм хәтта һәр күзәнәкнең үз "яңгыраш" ешлыгы бар. Авыру органнарда ул акрыная яки, киресенчә, тизләнә төшә. Дөрес итеп җырлау хәлсезләнгән органнарга сәламәт вибрацияне кире кайтарырга һәм шулай ук организмның көйсезләнгән системасын җайга салырга ярдәм итә. Вокал терапиясенең иң нәтиҗәле төре- импровизация ясау, андый чакта үзенең организмы өчен кирәкле музыкаль тирбәнешләрне җырлый торган кеше эчке сиземләве белән эзләп таба.
Ыңгырашу авыртуны баса
Безнең күбебез үзе дә белмичә вокал терапиясеннән файдалана. Мисал өчен, берәр җиребез авыртканда, безне беркем дә кычкырырга өйрәтмәгән бит. Без моны эчке тоемлау белән эшлибез, ыңгырашу гәүдәбезгә анестезия кебек тәэсир итә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ыңгырашу баш миенең бер өлешенең эшчәнлеген ярсытса, икенчесенең активлыгын киметә. Ыңгырашу канга морфийга караганда да авыртуны 50 тапкырга яхшырак басучы эндорфин гормонының бүленеп чыгуына этәргеч бирә! Шуңа күрә авыртуны басучы дарулар эчкәнче, бәлки үзеңә әкрен генә булса да ыңгырашырга рөхсәт итәргә кирәктер. Бүгенге көндә күңел төшенкелеге, дипрессия, шизофрения, невроз һәм фобия кебек психик авыруларны дәвалаганда, музыканы файдаланалар. Җырлауның үпкәләрнең яшәү көчен үстерергә мөмкинлек бирүче мөһим күнегү икәнлеген беләбез, шуңа күрә вокал терапиясенең бронхиаль астма һәм башка тын алу юллары авырулары вакытында киңәш ителүе һич тә гаҗәп түгел.
Даими җырлау нәтиҗәсендә кешенең күкрәк мускуллары үсүдән тыш, йөрәк мускуллары да ныгый.
"А"- йөрәк, "И" борын өчен!
Үз сәламәтлегеңне кайгыртыр өчен Шаляпин да, Басков та булу кирәкми. Хәтта бу очракта музыкаль сәләт тә мәҗбүри түгел. Иң мөһиме - һәр авазның органнарга һәм системаларга нинди йогынты ясавын белү, шул чакта һәркем үзе өчен дәвалау сәләтенә ия җырны сайлый ала.
"А" авазы - йөрәккә тәэсир итә, кан тамырларының кысылуын киметә, үт куыгын дәвалый.
"Е"- авазы трахеяне стимуллаштыра, калкансыман биз эшчәнлеген яхшырта.
"И"- авазы йөрәк эшчәнлеген стимуллаштыра, баш мие, нәзек эчәк эшчәнлеген яхшырта, күзләрне дәвалый, борынны чистарта.
"О" авазы - умыртка баганасына, йөрәккә уңай йогынты ясый, ашказаны асты бизе эшчәнлеген җайга сала.
"У" авазы - сулыш алуга, бөерләргә, сидек куыгына һәм аналыкка уңай йогынты ясый.
"Ы" авазы - тын алу системасын активлаштыра һәм колакларны дәвалый.
"Э" авазы - баш мие эшчәнлеген яхшырта.
"Ю" авазы - бөерләргә һәм сидек куыгына файдалы, авыртуларны баса.
Савыктыручы авазларны әйтер алдыннан уңайлы итеп утырыгыз, кулларыгызны салындырыгыз һәм авырткан җирегез турында уйлагыз. Авазларны акрын гына тавыш белән сулышны чыгарганда сузып- сузып әйтергә кирәк, аларны 2-3 секунд интервал белән 10-15 тапкыр кабатларга киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, йөкле вакытта хатын-кызга җырлау бик тә файдалы. Авазлар яралгының баш миен стимуллаштыра, ишетү аппараты кирәкле күнекмәләр ала.Әни кешенең югары авазлардан акрынлап түбән авазларга күчүе булачак баланың органнары һәм системалары үсешен активлаштыра
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев