Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә Лениногорск музыка-сәнгать педагогик көллияте укытучылары булып китте

Сәнгатьтә һөнәрманлык әһәмиятле

Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә күптән түгел Лениногорск музыка-сәнгать педагогик көллияте укытучылары булып китте.

Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, көллияттә графикага һәм композициягә өйрәтүче Галина Чиханова мәктәп тәрбияләнүчеләре белән фото һәм сынлы сәнгать синтезы турында әңгәмә уздырды.

Ул укучыларга көллият студентларының үзе белән алып килгән фотосурәтләрен күрсәтте, сәнгать мәктәбенең рәсем төшерү бүлеге укытучысы Камил Ибраһимов үтенече буенча картина һәм фотосурәт арасында бәйләнешне аңлатты, фотографиягә төшергәндә, нинди моментларга игътибар юнәлтү мөһимлеге турында сөйләде, гадәтине дә, гадәти булмаганны да күрергә, кызыклы мизгелләрне "тота" белергә өйрәтте.

Фотосурәткә күбрәк төшерергә тырышыгыз, илле фотодан берсе уңышлы булса да - яхшы. Иң мөһиме - үз-үзеңә ышанычны югалтмаска. Үзегез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен фотосурәтләрдә яхшы хатирәләр калсын, дип ул үзенең тыңлаучыларына киңәш бирде.

Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты Ирина Хөсәенова мәктәп тәрбияләнүчеләренә үзе белән алып килгән, кул астындагы төрле материаллардан эшләнгән композицияләрне күрсәтте, аларның ничек ясалуын аңлатты һәм бүләк сыйфатында мәктәпкә тапшырды. Яшь рәссамнарга ул ул дизайн нигезләре буенча мастер-класс күрсәтте.

Музыка бүлегендә укучыларга уку йортының музыка бүлеге турында мәгълүмат бирелде.

Шәрехләү

Галина Чиханова: "Композиция кануннары рәссам өчен дә, фотограф өчен дә бер үк".

Ирина Хөсәенова: "Сез сынлы сәнгать, дизайн белән шөгыльләнәсез икән, бай кешеләр. Сез хәтта саламнан һәм кайрыдан да уникаль әйберләр ясый аласыз. Сез тормышның иң күркәм юнәлешләренә өйрәнәсез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев