Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә шигырь укучылар бәйгесе узды

Туган төбәккә мәхәббәт яшьтән тәрбияләнә....

Музыкаль сәләтләрдән тыш, Урыссу балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре ораторлык сәнгате осталыгы күнекмәләренә дә ия. Моңа көзге каникуллар чорында мәктәп шигырь укучылар бәйгесендә ышанырга мөмкин булды.
"Нинди күркәм минем илем - кояштай балкып тора!" - туган илгә мәхәббәт турында рус һәм татар халык иҗаты бүлекләре тәрбияләнүчеләре шундый юлларны укыды. Патриотик шигъриятне яшь сәләтләр юкка гына сайламаганнар. Аларның остазлары - "Сударушка" рус җыры ансамбле җитәкчесе Оксана Җәләева һәм "Мизгел" татар ансамбленә нигез салучы Әлфия Батыршина конкурсны районыбыз юбилеена багышладылар. Алты яшьлек наян кызчыклар да, яшүсмерлек чорына җиткән нәзакәтле кызлар да туган як киңлекләренә соклану белдерделәр. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, яшь шигырь сөючеләр билгеле совет шагыйрьләре иҗат җимешләрен дә, үзенчәлекле шигырьләр авторлары, якташларыбыз Геннадий Чернокозов, Фәүзия Гарипова, Галина Еськина шигырьләрен дә укыды. Соңгысы жюри әгъзалары составына кергән иде.
- Катнашучыларны бәяләү җиңел түгел иде! Шул дәрәҗәдә яшь булуларына карамастан, алар үзләренә аз таныш булган тойгы - ватанпәрварлык турында тәэсирле итеп сөйләделәр. Минем аларның барысына да беренче урын бирәсем килде! - дип бәйгедә катнашучылар белән соклану белдерде шагыйрә.
Әмма ярышка корылган чарада җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр була. Нәтиҗәләрне көтү озак һәм дулкынландыргыч иде. Атлау тавышлары ишеткән бер кыз: "Жюри килә, жюри килә!" - дип дулкынланган яшьтәшләренә хәбәр җиткерде. Ә менә җитди жюри әгъзаларының берсе, район мәдәният йорты өлкән методисты Ильвира Абашева төрле яшь категорияләрендә конкурс җиңүчеләре исемнәрен яңгыратты. Әйтик, "җиңү таҗлары" Ангелина Шулеповага, Камилла Харисовага, Алия Хәсәншинага, Мәликә Синәгуловага "кидерелде".
Жюри әгъзалары составына кергән үзәкләштерелгән китапханә библиографы Айгөл Рәхимова:
- Бәйгедә катнашучылар шигырьләрен туган телләрендә дә сөйләде, бу хаклы рәвештә ихтирам уята. Чөнки татар теле үзенчәлекле яңгырашка ия. Нигездә рус телле мохитта яшәгән укучыларга татар теле аша авторның нәрсә әйтергә теләвен тапшыру аеруча катлаулы, - дип шәрехләде.
Шул ук вакытта сәнгать мәктәбенең актлар залы районыбызның таныш күренешләре тасвирланган яшь рәссамнарның рәсемнәре белән бизәлгән иде. Шигырь укучыларны бүләкләгәннән соң, эксперт комиссия сәхнәгә иҗади эшләр авторларын чакырды. Биредә беренче урыннарга Зарина Җәләева һәм Ильвина Вәлиева лаек булдылар. Үз чиратында иҗади шәхес Галина Еськина укучыларга рәсемнәренең зур булмаган күргәзмәсен тәкъдим итте һәм осталык серләре белән уртаклашты.
"После боя сердце просит музыки вдвойне..." - дип җырлана барыбызга да таныш җырда. Бәйге тәмамлангач та, сәнгать мәктәбенең талантлы тәрбияләнүчеләре җырда сәләтләрен күрсәттеләр. Бу вакытта сәләтле кызларның әниләре аларны дәресләр алып барыла торган сыйныфларда тәмле камыр ашлары белән чәй өстәле әзерләп көтә иде.

Вакыйга урыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев