Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә зур хәрефтән Рәссам булып китте

Урак белән чүкеч аны рәссам иткән

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шамил Бикчурин исемпендәге премия лауреаты, Россиянең гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Татарстан рәссамнар Берлегенең "Нефть төбәге" көньяк-көнчыгыш бүлеге рәисе, Татарстанның рәссамнар Берлеге идарәсе (Казан) әгъзасы... Мөгаен, сезгә мин районга килгән әтрафлы кунакларны саныйм кебек тоелгандыр? Юк шул, барлык бу регалияләр бер генә талантлы рәссамныкы - Мөдәррис Минһаҗевныкы.

Ул безнең районга балаларга рәсем сәнгате серләрен төшендерүче сәнгать мәктәбе укытучысы Камил Ибраһимов чакыруы буенча килгән. Үсеп килүче рәссамнар әле чара башланганчы ук кунакны кызыклы сораулар белән күмде. Сезнең өчен картина кайчан да булса дустыгыз булганы бармы? Сезнең яраткан төсегез нинди? Сез ничә картина иҗат иттегез? Балалар сорауларына рәссам илһамланып җавап тотты һәм балачак хатирәләренә бирелде.

- Мин алтмыш дүрт ел элек Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә туганмын. Әнием Саҗидә дөнья куйганда миңа бары өч яшь кенә булган. Әтинең канатлары сынса да, кулында дүрт бала өчен җаваплылык тоеп, төшенкелеккә бирелмәскә тырышкан. Әбием аңа кәләш эзләп тапкан, чөнки балаларга ана назы кирәк бит. Булачак әниебезнең исеме Факия була. Төш вакытында әти кызның ата-анасы янына кызларын сорарга килгәч, кыз, куркып, өйгә кайтмый. Әмма икенче көнне, прәннек һәм конфетлар алып, әти эштә чакта безнең белән танышырга килә. Шуннан бирле мин әнисез үстем дип әйтә алмыйм. Һәм аны беркайчан да үги ана дип әйтергә телем әйләнмәс иде, - дип сөйләде яшь урыссулыларга танылган рәссам.

Канаты астына Минһаҗевны һәм аның ятим туганнарын алган анага зур мәхәббәт һәм ихтирам билгесе буларак, ул әлеге ханымның портретын иҗат итә. Полотно соңыннан аның җитди эшләренең берсе була. Хәзерге вакытта картина Лениногорск музейларының берсендә саклана.

- Ә сез ничек рәссам булдыгыз? - дип сорады сигез яшьлек актив кыз.

- Мин дүртенче сыйныфта укыганда, укытучыбыз дәрескә катыргыдан кисеп ясалган урак белән чүкеч алып килде һәм әлеге совет чоры символларын төшерергә кушты. Сыйныфташларым хәйләкәр эш итте - киселгән фигураларны басып кына алды. Менә дигән рәсемнәр чыккан иде. Ә мин үзем төшерергә булдым, әмма начар килеп чыкты һәм минем кәгазем, бетергеч белән күп бетерү сәбәпле, ертылды. Тәнәфес игълан ителеп, кыңгырау шылтырады, һәм миңа эшне шул килеш тапшырырга туры килде. Икенче көнне укытучы билгеләребезне игълан итте һәм "бишле" билгесе сыйныфта берәү генә иде. Мин оятымнан башымны аска идем, әмма укытучы минем фамилиямне атады, һәм минем ертык рәсемемне күрсәтеп, сыйныфташларыма мөрәҗәгать итте: "Мин Минһаҗевка иң югары билгене тырышлыгы өчен куйдым", - диде. Шуннан бирле миңа канатлар үстемени!

Еллар узгач, яшь рәссам поездда сәнгать академиясенә укырга керү өчен Ижауга юнәлә. Кукмарадан булган иптәше белән алар бер-берсенә шундый ант бирәләр: берсе керү имтиханнарын тапшыра алмаса, икенчесе дә документларын кире алачак. Минһаҗев үз фамилиясен укырга узучылар исемлегендә таба, аның яшьтәшенең фамилиясе булмый. Энесенең дустына биргән вәгъдәсе аркасында укырга җыенмавын белгәч, рәссамның апасы аны укырга кирәклегенә ышандыра. Иптәше Кукмарага кайтып китә һәм биргән вәгъдәсенә тугры булмаганы өчен шушы көнгә кадәр аңа үпкә саклый. Әмма бу язмыш була. Сүз уңаенда, рәсем сәнгате өлкәсендә кырык еллык тәҗрибәсе чорында рәссамның 700 эше дөнья күрә!

Сынлы сәнгать бүлеге тәрбияләнүчеләре белән иҗади очрашу алдыннан танылган кунакны район башлыгы Рөстәм Нуриев кабул итә. Әңгәмә барышында рәссамны Нуриевның сынлы сәнгатьне тирән белүе сокландырган. Ачыклануынча, район лидерына импрессионистлар ошый икән. Очрашу нәтиҗәсендә алар грандиоз вакыйга планлаштырган.

- Сабан туеннан соң сезнең районга Россиянең танылган рәссамнары киләчәк, алар районыбыз киңлекләрен киндердә тасвирлаячак. Ә Камил Ибраһимовның тәрбияләнүчеләре өчен без зур мастер-класс оештырачакбыз һәм рәссам булуның серләрен ачачакбыз, - дип планнары белән уртаклашты Мөдәррис Минһаҗев.

Ахырда рәссам сәнгать мәктәбенең мактаулы кунаклары дәфтәрендә язма калдырды, ә очрашуның яшь катнашучылары аннан кыйммәтле автограф алды. Әмма төп сюрприз танылган рәссамны алдарак көткән икән. Аның янына аклы-каралы фотосурәт тоткан, Минһаҗев янына Лениногорскта 80нче елларда рәсем сәнгатенә өйрәнергә йөргән укучысы һәм аның әнисе килде. Алар кочаклашып, күреште, вакыттан таушалган фотсурәтне карады һәм укытучыга таланты һәм сәнгатькә мәхәббәте өчен рәхмәт белдерде.

Фотрепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев