Урыссу халкы яңа көнне каршы алды: фоторепортаж
Кичә балалар паркында язның иң якты бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз узды.
Имин тормышка һәм хезмәт сөючән халыкка мәдхия җырлаучы яз бәйрәме үз даирәсенә тамашачыны да бик күп туплады. Кунакларны Ютазы районы имам-мөхтәсибе, имам-хатибы Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Бисмилла әйтеп белән башланган һәр эшнең ахыры хәерле була дип басым ясаган дин әһеле, ил-көнебезгә матур язлар, бәрәкәтле җәйләр, мул көзләр теләп, дога кылды. Никадәр Нәүрүз бәйрәме күңеллерәк уза, шуның кадәр табигать-ана үз баласына мәрхәммәтлерәк була дигән сынамыш яши. Бу көнне дә, мөгаен, беркемгә дә ямансу булмагандыр. Нәүрүзбикәне каршы алуга багышланган сәхнәләштерелгән тамаша, берсеннән-берсе дәртлерәк җыр һәм биюләр, язгы каникулга чыккан малайлар һәм кызлар өчен оештырылган төрле ярышлар һәм, ниһаять, Урыссуның 3 санлы балалар бакчасы ашчылары пешергән телне йотарлык карга боткасы - һәркемнең күңелендә бәйрәм рухы тудырды. Бәйрәм көн икәнен тойгандай, зәңгәр күктән колач-колач җылы нурларын сипкән кояш та олысын һәм кечесен елмаерга мәҗбүр итте.
Фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев