Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуның "Истоки" ветераннар хоры казакъ җырлары һәм биюләре фестивалендә чыгыш тотты

    "Истоки" ветераннар халык хоры күптән түгел яңа сыйфатта - казакъ җырларын башкаручылар буларак чыгыш ясап карады һәм бу катлауның мәдәният белгечләре тарафыннан югары бәяләнде.

    Күптән түгел безнең хор Октябрьскийда оештырылган "Распахнись, душа казачья" дип исемләнгән казакъ җырлары һәм биюләренең II Төбәкара фестиваль-конкурсында катнашты, анда Башкортстан, Татарстан, Оренбург өлкәсеннән һәм башка якын-тирәдән егерме бер җыр һәм бию иҗат коллективлары килгән иде. Безнең хор Оренбург казакълары нәселеннән булган урыссулы Петр Аськаевның авторлык җырын тәкъдим итте, аны танылган казакъ коллективлары җитәкчеләре һәм югары мәдәният уку йортлары укытучылары составындагы компетентлы жюри әгъзалары аеруча якты һәм табигый дип билгеләп узды.
    - "Истоки" - бик тере һәм хисчән коллектив. Җитәкчесе Ирина Иванаевскаяның көчле энергетикасы беркемне дә битараф калдыра алмый. Һәм анда искиткеч солистлар бар, - дип безенең коллективка югары бәя бирде жюри рәисе, Чиләбе мәдәният институтының этнокультура буенча белем бирү кафедрасы профессоры, Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Бухарина.
    Фестиваль катнашучылары чыгыш ясау белән генә чикләнмәде. Чара программасын шулай ук мастер-класслар, казакъ мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышу тәшкил итте.
    - Без үзенчәлекле казакъ хәрәкәтләренә өйрәндек, үзебезне казакъ дөньясында итеп тойдык, аерым әйткәндә, бик күп кызыклы һәм әһәмиятле әйберләр белдек, бу исә репертуарыбызны тагын да баетырга ярдәм итәчәк. Без бу фестивальгә төрле яңалыклар күрергә, өйрәнергә дип килдек, һәм анда катнашуыбызга бик канәгать, - дип бүлеште бу сәфәрдән көчле тәэсирләргә бирелеп кайткан хор җитәкчесе Ирина Иванаевская.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: