Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Яңа Каразирек авылында өлкәннәр авыл клубында җыелган

    Яңа Каразирек авылында Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән чарада мәктәп балалары, укытучылар, авыл активлары катнашты.

    Сәхнәдә өлкәннәргә багышлап матур җырлар яңгырады. Һәркемнең күңел кылларын тибрәндерерлек итеп балалар шигырьләр укыды. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, ветераннар советы рәисе Рузалия Әхмәтова чын күңелдән рәхмәт әйтеп, бәйрәм белән тәбрикләде. Соңыннан барлык килгән кунаклар түгәрәк өстәл янына җыелып, бергә дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Барлык өлкәннәргә дә бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр иткән авыл клубы Зөлфия Гафиятова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: