Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Яшь талантлар йолдызлыгы

    Балаларны яклау көнендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов яшь сәләтләр өчен эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Быелгы фестиваль - унбишенче юбилей фестивале булды. Шәһәр күләмендәге яшьләр чарасы сыйфатында старт алып, ул бүген Россия масштабындагы әһәмиятле мәдәни чарага әверелде. Фестивальнең башлангыч этабында аны уздыруны оештыру белән шөгыльләнгән балалар иҗаты үзәге методисты...

    Балаларны яклау көнендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов яшь сәләтләр өчен эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды.


    Быелгы фестиваль - унбишенче юбилей фестивале булды. Шәһәр күләмендәге яшьләр чарасы сыйфатында старт алып, ул бүген Россия масштабындагы әһәмиятле мәдәни чарага әверелде. Фестивальнең башлангыч этабында аны уздыруны оештыру белән шөгыльләнгән балалар иҗаты үзәге методисты Алсу Галиева аның безнең районда популяр булуын билгеләп үтте.

    - Яңа елдан соң без кагыйдәнамә эшлибез һәм аны районның барлык белем бирү учреждениеләренә җибәрәбез. Моннан соң аларда сәнгать номерларын әзерләү башлана, - дип сөйли ул конкурс турында. Без елдан-ел конкурсантлар саны артуын гына түгел, аларның әзерлек дәрәҗәсе артуын да күрәбез. Быел ике беренче район турында өч йөзгә якын малай һәм кыз катнашты, ә Азнакайда үткәрелгән район турына егерме кеше чыкты. Күп кенә Ютазы районы конкурсантлары хәтта фестиваль финалында билгеләнеп үтелде, бу безнең балаларның сәләтләре турында сөйли. Анда районыбыздан Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Динар Иламов, Урыссудагы 2 санлы мәктәп вәкиле Вадим Томм, район мәдәният йорты өчен чыгыш ясаган Айнур Шәйхәйдәров, балалар музыка мәктәбенең соло-вокалистлары Надия Имаева, Ильвина Вәлиева, Ильвина Валеева һәм шул ук мәктәптән безнең иң кечкенә җырчыбыз Яна Доронина катнаштылар.

    Район буенча алганда, иң күп катнашучылар булган номерларны, аеруча биюләрне Бәйрәкә, Әбсәләм, Иске Урыссу мәктәпләре тәкъдим итте. Кызганыч, оештыручы педагог булмау аркасында конкурста Акбаш мәктәбе укучылары катнаша алмады, мөгаен анда да талантлы балалар бардыр.

    - Әмма чыгыш нәтиҗәсенә балалар сәләте генә тәэсир итми, - дип балалар чыгышыннан үз тәэссоратлары белән уртаклашуын дәвам итте үзәк методисты. - Бер сиксән процентка, минем карашка, әһәмияткә балаларның костюмнары ия. Һәм бу җәһәттән без башка районнардан бераз калышабыз.

    Белгеч фикере киләчәктә исәпкә алыныр, дип ышанасы килә, чөнки балалар - киләчәгебез өчен акча бүлү - иң дөрес һәм өметле кертем, президентыбызның алар арасындагы талантларга зур игътибар бирүе дә очраклы гына түгел. Ачык телевизион яшьләр фестивале һәрвакыт аның патронажы астында узды. Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык" фестивален Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип атый. Ул сәхнә белән яшәүчеләр өчен. Ул иҗади Олимпка үзенә бертөрле трамплин, яшь гражданнарыбыз өчен иҗади талантларын ача алу мөмкинлеге. Балаларның гуманитар-мәдәни мәгърифәтен үстерү гармонияле үсеш алган шәхес формалаштырырга булыша. Андый кешеләр өчен һәрвакыт гүзәллеккә, рухилыкка омтылу өстенлекле максат булып тора. "Созвездие-Йолдызлык" проекты шундыйларны ачыкларга һәм үстерергә булыша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: