"Созвездие-Йолдызлык-2013" XIII Ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестивале район турының сайлау этаплары башланды.
Бәйгенең район этабын оештыручы - балалар иҗаты үзәге - күптән түгел зональ сайлап алуның беренче этабын үткәрде. Чара Ютазы мәктәбенең актлар залында узды. Беренче зонада район авыл мәктәпләренең 50 укучысы катнашты. Алар "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясады. Балалар иҗаты үзәгендә хәбәр итүләренчә, беренче зона җиңүчеләре фестиваль финалына чакырылды, ул район мәдәният йортында 22 февральдә узачак.