Ютазы районы малайлары һәм кызлары – “Балачакның тылсымлы илендә”
Кичә район мәдәният йортында тагын бер күңелле чара узды - язгы каникулга чыккан балалар үзләренә һәм әти-әниләренә, әби-бабаларына зур һәм якты концерт бүләк итте.
Сәхнә тоткан районыбызның кечкенә артистлары, иҗат коллективлары үзләренең яңгыравыклы тавышлары, шома басулары, тамашачы алдында үзләрен чын һөнәрманнарча тота белүләре белән алмашка талантлы яшь буын үсеп килүен тагын бер кат раслады. Балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле рәхәт һәм татлы булып истә кала. Мөгаен, бу концерттан алган якты һәм җылы тәэсирләре балаларның иңнәренә алда торган иҗади бәйге һәм фестивальләрдә җиңү яуларлык канатлар куйгандыр.
Вакыйга урыныннан фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев