Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районының киновидеоучреждение хезмәткәрләре үз заллары булуын тели

    Бөек кинодан заманчасына кадәр шактый дәвер үткән. Зәңгәр экран кадрларындагы вакыйгалар миллионлаган тамашачы карашын үзенә бәйли. Юкка гына әлеге сәнгать артында 27 августта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узучы тугры хезмәткәрләр тормыйдыр.

    Бистәдә өч йөз урынга исәпләнгән зур экранлы кинотеатр төзелә башлаган 1959 елның декабре Урыссуның өлкән буын вәкилләре хәтерендә әле дә сакланадыр. Ике ел чамасы вакыт узуга бина файдалануга тапшырыла, һәм аның беренче директоры итеп коллективны унбиш ел җитәкләгән Камал Галимова билгеләнә.
    Кинотеатр "Восток". 1970-нче еллар
    Ул елларда киносеанслар шактый аншлаг җыя. Фильмнар параллель рәвештә авыл клубларында да күрсәтелә. Телевидениене үстерүгә юнәлдерелгән акцент исә, вакытлар үтү белән тамашачы алдында кинотеатр популярлыгын киметте. Ләкин бу өлкә ветераннарының хатирәләрен тыңлагач, шул чордагы совет киносы романтикасына кереп чумасың.
    - Ютазы авылыннан үз хезмәтенә 43 ел тугры хезмәт иткән киномеханик Флюра Ибраһимова сөйләгәнннәр әле дә хәтер түрендә. Ул, җигелгән ат арбасына киноаппаратураларын төяп, яңа картиналар белән халыкны сөендерер өчен, начар юллардан кечкенә авылларга бара торган булган. Флюра ханымны нәкъ менә кино йолдызлыгы астында туган диярсең, чөнки аның туган көне дә Россия кинематографиясе көне белән тәңгәл килә, - дип, хатирәләргә бирледе Урыссу киноинженеры Валерий Марабян.
    Валерийның хезмәт юлы 1965 елда башлана. 8 сыйныфта белем алган вакытында аны туган авылы Подгорный бистәсенә киномеханик ярдәмчесе вазифасына чакыралар. Еллар узу белән, яшь егет Загорск (хәзер Сергиево-Посадский) кинотехникумын тәмамлый һәм башы белән әлеге һөнәргә чума, аның җилкәсенә район үзәгендә урнашкан "Восток" кинотеатрын техник яктан тәэмин итү бурычы да ята.
    - Киноны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Вакыт бит ашыгучан, мәгълүмати технологияләр чоры килде, ләкин мин шунысына һаман да инанам: пленкадагы фильмнарны карау күпкә кызыклырак, - дип үз фикерләрен җиткерде кинематографист. - Ул дәвердә тамашачы яңа киноларга үзенең бертөрле тынгысыз кызыксынуын белдерә иде. Барысы да, кечкенәләрдән алып пенсионерларга кадәр, премьераларга ашыга. Шунысы әле дә хәтердә, кинотеатрларыбызда якшәмбе көннәрендә чын ыгы-зыгы була иде: иртән - мультиклар, һәм кичкә кадәр - нәфис фильмнар. Без ялларсыз эшләдек, әмма безгә халыкка күңелле мизгелләр бүләк итү бик тә ошый иде. Шунысын да өстәргә кирәк, Валерий Марабянның кәсебе - аның тормышының аерылгысыз бер өлеше. Мәктәп эскәмиясеннән алып бүгенгәчә ул үз эшенең энтузиасты һәм остасы булып кала бирә. Үзенең һөнәри хезмәтенә тугры елларда "СССР кинематографиясе отличнигы", "ТАССРның иң яхшы киномеханигы", "РФның мактаулы кинематографисты" исемнәренә лаек була.
    Район киночелтәре директоры Светлана Усманованың хезмәт еллары шулай ук дистәләгән еллар белән исәпләнә. 17 яшьлек кызны Урыссу кинотеатрына киномеханик ярдәмчесе сыйфатында эшкә алалар. Алты ел узгач, аңа киночылар коллективын җитәкләү хезмәтен ышанып тапшыралар. Шул рәвешле, яшь директор кулы астында "шефлыкка алынган" 35 кеше эшли башлый. Бу чордан башлап хезмәт принцибы тамырдан үзгәрә, аларның тамашачылары да "яшәрә". Хәзерге кино эшчеләренең максатлы аудиториясен үсеп килүче яшьләр буыны алып тора, аларга тематик фильмнар аша чын кыйммәтләрне сеңдерергә тырышалар.
    Геройларыбыз белән кичке әңгәмә җирлеге буларак яраткан фильмыбыз "Кавказская пленница"дан канатлы гыйбарәләр һәм көйләр яңгырады, аларны урыссулылар саф һавада зур канәгатьлек белән тыңлады. Исегезгә төшерәбез, узган ел районыбыз киночелтәре республиканың мәдәният Министрлыгы грантына ия булды, һәм алар бүлеп бирелгән финанс чараларына заманча киноаппаратура сатып алды, аны район Мәдәният йорты янында һәр чәршәмбе үткәрелүче кичке кинокүрсәтүләрдә кулланалар.
    - Бервакыт гәҗиттә мин казанлылырның җәйге чорда урамда кинокүрсәтүләр уздыруы хакында укыдым. Бу тәҗрибәне үзебездә дә сынап карарга булдык, һәм хәзер җирле халык безгә чиксез рәхмәтле, - дип елмая директор. - Киләсе елга бу акцияне кабатларга уйлыйбыз, җитәкчелек, үз чиратында, тамашачылар өчен эскәмияләр сатып алырга вәгъдә бирде. Ә ачыктан-ачык әйткәндә, безнең уртак хыялыбыз - ул тамашачыларны кабат кайтару, ләкин моның өчен кинозал кирәк,- дип үзенең күңел түрендәге теләкләре белән бүлеште атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Усманова.
    Районыбыз кино мәдәнияте тарихына үз эшләренә тугры булган авыл киномеханиклары исемнәре дә кереп калды - Рәмзия Хәйруллина, Асия Гыйльманова, Фоат Дәүләтгәрәев, Александр Марабян; "Восток" кинотеатры ветераннары - Зөләйха Идиятуллина, Гөлүсә Сәлмәнова һәм Зөлфия Белусяк. Алар, башкалар ял иткәндә, эштә булдылар. Күренмәс "фронт" сугышчылары төсле, алар экранның теге ягында районыбыз тамашачысының ял вакытын күңелле уздыру өчен хезмәт итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: