Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы йолдызчыклары район халкына бию бәйрәме бүләк итте

Кичә район мәдәният йорты сәхнәсендә "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең "Бөтен җиһан бии" дип исемләнгән еллык отчет концерты узды.

Яшь йолдызчыклар - төрле дәрәҗәдәге республика һәм төбәкара бәйге һәм фестивальләр лауреатлары - биюче кызлар һәм малайлар бу кичне тамашачылар яратып өлгергән иҗат җимешләре белән беррәтән, өр-яңа биюләр дә тәкъдим итте. Балаларның һәр чыгышы якты бер бәйрәм-тамашага әверелеп, зал тутырып килгән ата-аналар, әби-бабайлар, туганнар, бию сәнгатен яратучы гади тамашачының көчле алкышлары белән озатылды. Әлбәттә инде, кичә ахырында, күркәм традиция буенча, ансамбль җитәкчесе республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова үзенең чыгарылыш төркеме биючеләре белән хушлашты - күз яшьләре, ата-аналарның эчкерсез рәхмәтләре, зәвыклы чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле бүләкләр - барысы да Халыкара бию көне кысаларында уздырылган иҗат кичәсенә онытылмас тәэсирләр өстәде.

Вакыйга урыныннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев