“Ютазы йолдызлары” бию ансамбле җитәкчесе диплом белән Чебоксардан кайтты
Минзилә, биегез, матур безнең көебез...
"Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахманова үзенең атаклы "Яшь килен" шаян биюе белән тагын бер тапкыр танылды.
Февраль аенда Чебоксарда узган җыр-бию, театр-сәнгать һәм уен кораллары иҗатын берләштергән "Талантлар калейдоскобы" II Бөтенроссия фестиваль-бәйгедә безнең район хореографы яшь киленнәрдәй шома һәм оста биюе белән тамашачы күңелен генә яулап калмаган, ул дәрәҗәле жюри әгъзаларын да әсир иткән. Минзилә Абдурахманова фестивальнең "Халык биюе" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом һәм кубок белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев