Ютазылылар «Сандугач сайрар илем» фестивале гала-концертында лаеклы чыгыш ясады
Ютазылылар күптән түгел Әлмәттә узган «Сандугач сайрар илем» фестивале гала-концертында лаеклы чыгыш ясады.
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркының кунакчыл сәхнәсендә үзләренең осталыкларын "Сударушка" рус җыры ансамбле күрсәтте: яшь җырчы Алинә Галиуллинаның чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Фестиваль иң талантлы һәм сәләтле балаларны җыйды. Узган сезон лауреатлары концертта катнашучылар булды. Бу көн "Сандугач сайрар илем" фестиваленең яшь җиңүчеләре өчен чын бүләк булды. Яшь артистлар төрле аттракционнарда күңел ачты, зоопаркта булды, кафеда тәмле ризыклар белән сыйланды һәм үзләре дә әлмәтлеләр өчен бүләк ясады - җыр-биюле, шаян сүзле театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев