Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Үзбәкстанда Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булган

    Ташкентның Алишер Навои исемендәге Милли китапхәнасендә, аның бер искиткеч матур биналары сәхнәсендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте.

    Кичәнең оештыручылары Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге булды.Кичәнең әдәби өлеше "Сау бала елы" дәүләт программасы кысаларында үткәрелде, шуңа күрә "Тукай һәм балалар әдәбияты" турында берникадәр мәгълүмат бирелде. Татар телен өйрәнүче балалар шул темага төркеме чыгыш ясады. Алар Г.Тукайның "Туган авыл", "Кызыклы шәкерт," "Бала белән күбәләк" дигән шигырләрен сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим иттеләр һәм Л.Батыр-Болгариның "Туган телдә җырыбыз" дип аталган җырын башкардылар. Шулай ук, халкыбызның күренекле шәхесе А.К.Халикова һәм әзербайҗан мәдәни үзәгенең үзәшчән шагыйрәсе Назлы ханым, Тукайга багышлап, үзләренең шигырьләрен укыдылар. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән күренекле шагыйрәбез Флүзә Заманова Г.Тукайның "Шүрәле" әсәрен һәм үзенең "Тукайга багышлау" дигән шигырен укыды.

    Кичәнең музыкаль өлешендә Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова Г. Тукай шигырләренә иҗат ителгән романсларын башкарды һәм мин дә, профессиональ җырчы буларак, "Тәфтиләү" һәм "Сахраларда" дигән татар халык җырларын җырладым.

    Чараны йомгаклавында, кичәдә катнашучылар залда утыручы ватандашлар белән бергә аякка басып, Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар. Тамашачылар кичәне күтәренке күңел белән каршы алдылар, диелә язмада.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: