Санкт-Петербургта "Рус әкияте" Халык иҗатының халыкара бәйгесе узды.
Әлеге бәйгедә Надия Имаева һәм Наталья Федорова катнаштылар, икесе дә - Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучысы Оксана Җәләева тәрбияләнүчеләре. Надия I дәрәҗәдәге лауреат булды, (сүз уңаенда, бу - иң югары бүләкләнү), ә Наталья исә II дәрәҗәдәге дипломант исемен алды.
Шуны билгеләп узабыз, шәхси эшмәкәр Борис Киршин һәм кызларның ата-аналары яшь артистларга химая ярдәмен күрсәттеләр.