Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем бирү – киләчәкне кайгырту

Бәйрәкә авылыннан Светлана Касыймова үз һөнәрен укытучылык эшчәнлегендә тапкан

 

Светлана Шәехтимер кызы Касыймова Бәйрәкә мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Аның язмышы әлеге мәктәп белән бәйле. Ул биредә укыган, шушында мәхәббәтен очраткан. Мәктәптән соң Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, Светлана туган авылына кайткан һәм сыйныфташы Илшатка кияүгә чыкан. Илшат Илгизәр улы авылда хөрмәтле кеше, механизатор булып эшли. Утыз алты ел дәвамында алар үзара аңлашып, бер-берсенә терәк булып яши. Ике бала – уллары Рушанны һәм кызлары Ләйсәнне тәрбияләп үстергәннәр.

- Кызым кияүгә чыкты, ул хәзер Түбән Камада яши, химия заводында оператор булып эшли. Ире белән бергә кызлар Заринаны - минем яраткан оныгымны тәрбиялиләр. Ә улым әле гаиләле түгел, нефть өлкәсендә эшли. Вахтадан кайткач, безгә хуҗалыкны алып барырга булыша. Авылда ишегалдында, бакчада эш һәрвакыт җитәрлек, улыбыз - безнең төп ярдәмчебез, - дип сөйли Светлана Касыймова.

Авыл укытучысы булу җиңелләрдән түгел. Чөнки, гадәттә, авылда барысы да кешенең күз алдында, шуңа күрә укытучының абруе монда аерым кыйммәткә ия. Светлананы Бәйрәкәдә хөрмәт итәләр: хезмәттәшләре дә, укучылары да, күршеләре дә. Озак еллар мөгаллимлек итү дәверендә ул һәр укучы белән уртак тел табарга өйрәнгән. Балалар аны ярата, кирәк чакта киңәш сорый.

Аның белән очрашкач, мин алдымда тыйнак һәм тыныч, күзләреннән игелек нурлары балкып торган ханымны күрдем.

- Сез балачактан ук укытучы булырга хыялландыгызмы?

- Шулай дип әйтсәң дә була. Балачакта дус кызларым белән мәктәпле» уйнарга ярата идек. Мәктәптә укыганда китапханәче булырга хыялландым, чөнки китап укырга ярата идем. Мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайладым, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» факультетына укырга кердем, - дип җавап бирде Светлана Шәехтимер кызы.

- Сез татар теле укытучысы белгечлеге белән тарих укытучысы булып эшли башладыгыз, шулаймы?

- Институтны тәмамлагач, мин берничә ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем, аннары декрет ялына киттем. Эшкә чыгарга вакыт җиткәч, мәктәптә тарих укытучылары җитми, диделәр һәм мине яңадан квалификация узарга җибәрделәр. Һәм менә 1994 елдан алып бүгенге көнгә кадәр мин тарих һәм җәмгыять белемен укытам.

- Укучыларыгыз олимпиадаларда катнашамы?

- Әлбәттә, ел саен алар район олимпиадаларында, шулай ук республика олимпиадаларының төбәк этапларында катнаша. Берничә ел рәттән минем укучым Әлфинә Ямаева җәмгыять белеме буенча муниципаль олимпиадада җиңү яулады, ә быел ул республика олимпиадасында катнашты. Күптән түгел минем укучыларым Рәмис Касыймов һәм Әдилә Латыйпова читтән торып Казанда «ТАРХАН» республика тарихи-мәдәни конкурсының 1/8 финалын уздылар.

- Сезнең һөнәрегездә иң мөһим сыйфатлар нинди?

- Минемчә, укытучының төп сыйфатлары - балаларны ярату, җаваплылык, сабырлык һәм фидакарьлек.

- Эштән бушаган арада нәрсә белән шөгыльләнәсез, ниләр белән мавыгасыз?

- Буш вакытым булса, кулыма китап алам, укырга бик яратам. Яшь чагында бәйләргә ярата идем. Хәзер күзләр бераз начарланды, бәйләү авыргарак туры килә. Буш вакытта ял итәсе дә килә бит, хуҗалыкта эш җитәрлек. Ниндидер мавыгуларга вакыт та калмый.

- Бүгенге мәгариф узган еллар мәгарифеннән аерыламы?

- Минемчә, әйе. Хәзер без яңа программа буенча эшлибез. Белем бирү программасы катлауланды, күп нәрсә үзгәрде, бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы өстәлде. Хәзерге вакытта укучылар ул кадәр басылып утырмыйлар, игътибарларын телефоннарга юнәлтәләр, аларга белем-мәгълүматны җиткерү авыррак була башлады. Күп нәрсә, әлбәттә, укытучының аңлатуына бәйле, әмма иң мөһиме - укучыларның игътибарлы булуы, - дип җавап бирде минем соңгы соравыма Светлана Касыймова.

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән тыш, Светлана Шәехтимер кызы 9 сыйныф укучыларының җитәкчесе булып тора, "Кеше һәм җәмгыять»,  «Кайда тудың, шунда кирәксең” һәм финанс белеме буенча дәрестән тыш чаралар да үткәрә.

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев