Сәлимә Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле төбәкне өйрәнү музеенда "Чит илдәге якташларыбыз: Гәүһәр Туганай Финляндиядә" дип исемләнгән кичә узды.
Белешмә. Гәүһәр Нигъмәтулла кызы Туганай 1906 елда Кәрәкәшле авылында туа. Тугыз яшендә әтисе тарафыннан тутасы Рәйханә янына Выборгка җибәрелә. Туган йортын, әти-әнисен бик сагынуына карамастан, кыз авылына әйләнеп кайта алмый, анда ачлык башлана. Ватанга кайту хыялы тормышка ашмый. Кызны 17 яшендә гаиләсе белән Финляндиягә күчеп китүче Хәким әфәнде Туганаевка кияүгә бирәләр. Туганаевлар өч бала тәрбияләп үстерә. Кызлары Хафта һәм Гүзәл, уллары Зирәк исемле була.
Чит илдә дә хөрмәтле һәм белемле Гәүһәр Туганай Финляндиядә татар телен, мәдәниятиен, татар диаспорасы традицияләрен үстерүгә күп көч куя. Ул Финляндиядә шагыйрә буларак таныла: Гәүһәр Туганай - берничә шигъри җыентык авторы, шулай ук ул татар балалары өчен оештырылган җомга мәктәбендә татар теле укыта. Туганайлар гаиләсе танылган татар галимнәрен, язучыларны, музыкантларны һәм җырчыларны кабул итә. Алар арасында композитор Рөстәм Яхин, язучы Мөхәммәт Мәһдиев, җырчы Илһам Шакиров, сәхнә остасы Айрат Арсланов, танылган музыкант һәм педагог Рәгъде Халитов, профессор-әдәбиятчылар һәм телчеләр Диләрә Тумашева, Резидә Ганиева һәм Хатыйп Миңнегулов бар.
Мәктәп укучылары белән очрашуда шагыйрәнең Ютазы, Кәрәкәшле авылларында һәм Туймазы районында яшәүче туганнары чыгыш ясады, үз хатирәләре, тэссоратлары белән уртаклашты. Музей хезмәткәрләре шагыйрәнең биографиясе буенча презентация әзерләгәннәр иде, шулай ук аның туган якка багышлаган шигырьләрен укыдылар.
Нет комментариев