Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хезмәт өчен йөз мең сум грант

Акбаш авылы мәдәният йорты республиканың авыл җирлекләре арасында иң яхшы мәдәни учреждение дип танылган һәм 100 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнгән.

(Фәнүзә ИБРАҺИМОВА, автор фотосы)

 

Зур мөмкинлекләре булган кечкенә театр

Әлеге грантны отуда авылда “Офык” халык театры булу зур роль уйный. Әлеге театр район сәхнәләрендә генә түгел, ә төбәкара һәм республикакүләм бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә дә актив катнаша. Район үзәгеннән ераграк урнашуларына һәм халык саны әлләни күп булмавына карамастан, акбашлылар актив мәдәни тормыш белән яши. Авыл халкының иң зур хәзинәсе – “Офык” халык театры – инде ун ел эшләп килә. Аның төп уенчылары җиде-сигез кешедән тора.

- Бер елда без, гадәттә, ике яңа спектакль куябыз, шулай ук элеккеләрен дә онытмыйбыз, - дип сөйли үзешчән сәнгать артистлары-хезмәттәшләренең сәхнә арты тормышлары турында Җәүдәт Вәлиәхмәтов. – Авылда эш күп, репетицияләргә барыбыз да килә алмый, андый очракларда аерым сәхнә өлешләрен кабатлыйбыз. Әмма спектакль куелыр алдыннан мәҗбүри рәвештә сәхнәдә тулысынча берничә зур репетиция ясыйбыз.

 Агымдагы елда театр коллективы авылдашларга ике спектакль күрсәткән булса, алты тапкыр күрше авыл җирлекләренә чыгып  үзләренең спектакльләрен куйган. Спектакльләре белән бер генә тапкыр чыгыш ясамаган акбашлыларның уеннарын Урыссу халкы да бәяли алды.

 

Онытылган гоеф-гадәтләрне кире кайтарып

Акбаш мәдәният йортында тагын бер кызыксыну түгәрәге эшләп килә – бу “Әллүки” фольклор түгәрәге. Түгәрәкнең максаты безнең әби-бабаларыбыздан калган, бүгенге көндә инде онытылып бара торган милли гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны яңадан кайтаруга нигезләнгән. Узган елда түгәрәк әгъзалары авылдашларына  авыл кичләренең җырлар, биюләр һәм төрле күңел ачулар белән, йон җегерләп, бәйләм артында узуын күрсәткән борынгы татар йоласы – Орчык бәйрәмен күрсәткән. Әлеге сәхнә куелышы белән алар Әлмәт шәһәрендә узган клуб фольклор фестивалендә катнашып лауреат исеменә дә лаек булган.

- Шунысы куанычлы, акбашлылар нәкъ менә элеккеге заманда киң җәелгән, ә хәзер инде онытылып беткән гореф-гадәтне сайлап дөрес эшләде. Мондый йолаларны бүгенге көндә инде очратып булмый.  Шуны да әйтеп узарга кирәк, әлеге түгәрәккә өлкән һәм урта яшьтәге кешеләр генә түгел, ә үз алларына куелган бурычларны менә дигән итеп үти алган яшь буын, балалар да катнаша, - дип сөйли район мәдәният бүлеге начальнигы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Хөсәенова.

 

Акбаш хатын-кызлары – чын кул осталары

Кул эшләре буенча түгәрәктә пенсионер Сөембикә Абдулла кызы Габдуллаҗанова үзе генә йөреп калмый, ә авылдашларын да бәйләү серләренә төшендерә. Аллы-гөлле чәчәкләр белән бәйләнгән эшләр аның хуҗасының тормышны яратканын әллә каян күрсәтеп тора.  Чәчәкләр һәм җиләк-җимешләрне сурәтләп бәйләнгән оригиналь вазалар, формалары буенча гади булмаган салфеткалар, төрле фигуралы тапочкалар бик тә җиренә җиткереп һәм тырышлык белән башкарылган. Сөембикә ханым сүзләре буенча, бәйләргә ул бала чагында ук төшенә. Аның туган ягы Әтнә районында хатын-кызлар шәл бәйли торган була. Сөембикә беренче сыйныфка укырга кергәч, әнисе аны мәҗбүри рәвештә шәлләрнең читләрен бәйләргә утырта, шуңа күрә башкалар кебек үк урамда уйнап йөрер урынына, кыз сәгатьләр буена бәйләм тотып утырырга тиеш була. Әмма бала чакта өйрәнергә туры килгән аның бу шөгыле тора-бара кешеләргә файда китерә торган матур бер хезмәткә әйләнә. “Балалар үскәндә мин аларга үзем җылы кофталар һәм оекбашлар бәйәдем. Лаеклы ялга чыкканнан соң вакыт күбәйде, бигрәк тә кыш көне, бакча эшләре булмаганда”, - дип сөйләүче Сөембикә ханым, хәзер инде күңел өчен дә бәйләргә тырыша. Ул бик матур итеп чигә һәм тегә дә . Ә бәйләүгә килгәндә, ул барысын да булдыра, пальтога кадәр бәйләп бирә ала. Мондый тәҗрибәсе аның инде бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев