Санкт-Петербург шәһәреннән яшь артистлар гастрольләр белән Урыссуга килде
Рәсәйнең төньяк башкаласыннан иҗади сәлам Узган атнада район мәдәният йортына Санкт-Петербург шәһәреннән яшь артистлар гастрольләр белән килде.
Аларның репертуарына ике спектакль-концерт кергән иде. Артистлар чыгышы да ике көн дәвам итте. Беренче көнне гастрольчеләр Антон Чеховның "Попрыгунья" хикәясен сәхнәләштерде, икенче көн Сергей Есенинның балачагына һәм яшьлегенә багышланды. Соңгысын карау бәхете безгә дә тиде. Төп герой - көмеш гасырның бөек шагыйре образына Питерның һөнәрман актеры Максим Плетнев керде. Аның башкаруында гармун моңнары астында җырлар яңгырады, шагыйрь шигырьләрен исә ул артист Лилия Тимерҗанова гитарасы аккомпанементы астында укыды. Лилиянең туган урыны - Урыссу бистәсе булуы турында без моңа кадәр хәбәр иткән идек инде. Ул Санкт-Петербург университетының филология факультетында белем алган. Россиянең төньяк башкаласында Максим һәм Лилиянең актерлык дуэты оеша да инде. Исегездәдер, яшь кешеләр Урыссу бистәсе сәхнәсендә беренче генә тапкыр чыгыш ясамый. Гәҗитебез битләрендә без Раштуа каникуллары вакытында Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә узган спектакль турында язган идек.
- Күпләр шагыйрь иҗаты белән таныш, кемдер аның биографиясеннән кайбер фактлар белә... Әмма Сергей Есенин тормышының чишмә башы белән таныш булучылар аз, - дип сөйли безгә Лилия Тимерҗанова. - Шулай ук бу хикәятне алтын төсендәге бөдрә чәчле чибәр шагыйрьнең үзеннән дә беркем ишетмәгән. Спектаклебез аша без тамашачыга аның беренче шигырьләренең кайда һәм нинди мохитта тууы, аның талантлы шагыйрь буларак формалашуына нәрсә тәэсир итүе турында сөйләдек.
Спектакль дәвамында урыссулылар Есенин укыган, белем алган, беренче тапкыр күпләр ишетерлек итеп үзенең үлемсез юлларын укыган урыннар белән белән танышты. Кыскасы, безнең тамашачы шагыйрьне үзенә таныш булмаган яктан ачты. Тамаша ахырында талантлы петербурглыларны урыссулылар кайнар алкышлар белән озатты. Ә артислар, җавап итеп, безнең бистәгә иҗади визитлары дәвам итәчәген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев