Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы гүзәлләренә җырлар һәм биюләр багышладылар (фото һәм видео)

Язның беренче бәйрәме алдыннан район мәдәният сәхнәсендә районыбыз, шулай ук күрше Баулы һәм Октябрьский шәһәрләре артистлары биеде һәм җырлады.

Концерт әле башланмаган иде, әмма инде вестибюльдә һәм фойеда хатын-кызларны иң кадерле кунаклар кебек каршы алдылар. Аларның һәрберсенә лалә чәчәге тапшырылды һәм гүзәл затларыбыз иртәгә буласы бәйрәм белән җылы котланды. Алар хөрмәтенә купшы костюмнарда Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең баянчылар ансамбле уйнады. Икенче катта туташларны һәм ханымнарны тынлы оркестр каршы алды. Хатын-кызлар белән тулы зал могҗиза көтеп, тын калды һәм ялгышмады - алар алдында "Маски" театраль студиясенең актерлары башкаруында күңелле клоунада чыгышы башланды. Чараның мактаулы кунагы район башлыгы Рөстәм Нуриев хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән шәхсән котлады.

- Һәрвакыт намуслы, һәрвакыт хезмәт сөючән, хезмәт фидакарьлегенә әзер - бу сыйфатлар барысы да хатын-кызларга хас. Алар елдан-ел үзләренең позицияләрен ир-егетләр хезмәт куйган өлкәләрдә - банк эшендә, сәнәгатьтә, муниципаль хезмәттә ныгыта, - дип район хатын-кызлары белән үзенең соклануын белдерде район лидеры.

Чараның иҗади өлешен "Кичке җыр" халык ансамбле, Октябрьский шәһәреннән килгән, тамашачыларга искиткеч биюләр тәкъдим иткән "Фортуна" хореографик коллективы дәвам итте. Әлбәттә инде, бу көнне нигездә ир-егетләребез - Илдар Әхтәмов, Николай Гребенюк, Руслан Исламов, Тимур Синәгулов һәм башкалар чыгыш ясады. Артистлыгы һәм электробалалайкада уйнавы белән Ильяс Гәрәев тамашачылар күңеленә хуш килде. Җирле һәм чакырылган артисларның иҗади берлеге тамашачылар елмаюына һәм бәйрәм кәефенә сәбәп булды.

- Концертны бер сулышта карадык. Шулкадәр ошады ки, бәйрәм ахырына якынлашкач та, таралышасыбыз килмәде, - дип шәрехләде урыссулы Елена.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев