Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Район буенча чүп чыгару графигы элеккечә кала

Торак-коммуналь хуҗалык штабының яңа елдагы утырышында коммуналчыларның актуаль сораулары - юлларны чистарту, чүп чыгару һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Әйтик, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Әдис Габдрахманов чүп чыгару буенча предприятие вәкиле игътибарын әлеге юнәлештәге эшне активлаштыру мөһимлегенә юнәлтте.

- Чүп гел генә вакытында чыгарылды һәм бу җәһәттән өзеклекләр булырга тиеш түгел. Әлегә исә берничә көн чүп контейнерлары Урыссу бистәсе периметры буенча тулы килеш торды. Моңа юл куярга ярамый, - дип ассызыклады ул.

Сүз шулай ук "ЭкоСистемы" ҖЧҖ предприятиесе тарафыннан, ә яңа елдан чүп чыгару белән нәкъ менә ул шөгыльләнәчәк, каты көнкүреш калдыклары полигонына алып барган юлны саклау буенча чаралар күрелүе хакында барды. Юлларны кар өемнәреннән саклау буенча эш кар баса торган урыннарга кар "валлары" ясаудан тора, дип ассызыклады Габдрахманов. Бу басулардан кар себерелеп, юлга өелүгә каршылык булачак. Һәм юлларны чистартырга тиеш булган "Благоустройство" МУП эшен дә җиңеләйтәчәк. Хезмәтләр эшчәнлеге нәкъ менә шундый юнәлештә конструктив һәм мобиль булып кала ала. Бу коммуналчылар эшендә дә, тулаем халык кәефендә дә уңай чагылачак. Үз чиратында "Экосистемы" ҖЧҖның сервис хезмәте күрсәтү участогы начальнигы Марат Әфләтунов чүп чыгару графигы үзгәрешсез булып калачагын һәм шәхси секторда чүп ташучы машинаның билгеле урында тукталачагын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, чүп чыгару буенча предприятие офисы элекке "Октябрьская база" ҖЧҖ бинасына күчәчәк.

Идарә оешмалары җитәкчеләре кардан чистартучы машиналар узганнан соң еш кына ишек алларына керү юлларында кар өемнәре калуы турындагы сорауны күтәрде. Моннан котылу, дип ассызыклады Габдрахманов, кардан арындыру кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә мөмкин. Ягъни, башта грейдер узарга тиеш, аның артыннан - ротор, шуннан соң гына тротуарларны чистартуга керешергә кирәк. Ахырда җыелучылар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтүдәге барлык өлкәләренең үзара элемтәдә бердәм эш итүләре халык исәп тоткан нәтиҗәгә китерергә тиеш, дигән уртак фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X