Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Урыссу бистәсендә сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә митинг узды

Шимбә, 15 февральдә, Урыссу бистәсендә сугышчы-интернационалистлар обелискы янында район башлыгы Рөстәм Нуриев, мәктәп укучылары, хезмәтләр җитәкчеләре, әфганчы-ветераннар, бистәдә яшәүчеләр катнашында митинг узды.

26 ел элек, 1989 елның 15 февралендә, соңгы совет гаскәрләре Әфганстан җирен калдырып чыктылар. Шулай итеп, Советлар Союзы 15 меңнән артык гражданын югалткан, ун ел дәвам иткән сугыш тәмамланды. Шул вакыттан бирле безнең илдә 15 февраль - җирдәге тынычлык хакына гомерләрен корбан иткән сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә. Әфганстан анда көрәшкән һәрбер солдатның бер өлеше булып калды. Күпләр тормышына әфган сугышы төзәлмәс яра салды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев интернациональ бурычларын үти алган батыр, кыю уллар тәрбияләп үстергән ата-аналарга рәхмәтен җиткерде. Әфган җирендә һәлак булган якташларыбыз Фәһим Мияссәров, Юрий Козин һәм Альберт Камалетдинов исемнәрен мәңгеләштерү максатында алар исемнәре белән Урыссу бистәсе һәм Ютазы авылы урамнары аталган.

Районның сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе Ринат Кадыйров Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән совет солдатларының кыюлыгын һәм батырлыгын билгеләп үтте. ТРның Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссариаты начальнигы Илшат Халитов бу елларның күпләр хәтерендә калган тарих икәнлеген, ә киләчәк буынга кыюлык һәм илгә тугрылык мисалы булып хезмәт итүен билгеләп үтте, яшьләр җирдә тынычлыкны саклауның әһәмияен аңларга тиеш. Россиялеләр Әфганстан ветераннарына ихтирамлы мөнәсәбәттә. Шуңа күрә дә һәр ел саен әлеге илдә һәлак булган совет солдатлары хөрмәтенә куелган обелисклар янына веноклар һәм чәчәкләр ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев