Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Ютазы районында Дәүләт программасы эшли

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, Ютазы һәм Иске Урыссу авылларында асфальтланган яңа тротуарлар төзү каралган. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында, Ютазының Вахитов урамы буенча 400 метр озынлыктагы яңа тротуар инде кулланылышка  тапшырылган.

Иске Урыссуда авылында да тротуар төзү эше башланган: Совет урамында 420 метр озынлыкта җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк. Подрядчы оешма - «ГарантСтрой " җәмгыяте.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Федерациясенең әлеге программасы  – җирле инициативалар программасы. Район алга таба да әлеге финанс яктан беркетелгән программада катнашу өчен гаризалар бирергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев