Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Нам пишут

Марарт Рашитов "8-нче Март бәйрәменә котлау"

1960 елның 9 сентябрендә Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче якташыбыз шигырьләре

8-нче Март бәйрәменә котлау

Узып китте салкын кыш айлары,

Яз айлары килә елмаеп.

Зәңгәр күктә балкый якты кояш,

Бар дөньяга якты нур сибеп.

Ялгыз килми беренче яз ае,

Алып килә безгә зур бәйрәм.

Шушы бәйрәм белән тәбрик итәм,

Сезне якын дуслар, туганнар.

Кояш кебек һәрчак балкып торсын,

Нурлар сибеп якты йөзегез.

Йөрәгегез һәрчак җылы булсын,

Булсын уртаклашыр кешегез.

Җылы яктан кошлар алып кайтсын,

Матур-матур чәчәк бәйләме.

Шаулап-гөрләп торсын табыныгыз,

Изге булсын күңел таңнары.

Әнкәй, әби диеп тәбрик итсен,

Онык-оныкчыклар, балалар

Шулар бәхетен күреп яшәгез сез,

Яшь акмасын моңсу күзләрдән.

Источник фото: http://www.playcast.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поэты района 8 марта марат рашитов шигърият шигрият