Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Нам пишут

Марат Рашитов иҗаты "23 февралгә багышлап котлау"

1960 елның 9 сентябрендә Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче якташыбыз шигырьләре

23 февралгә багышлап котлау

Тынычлык теләп иленә

Хезмәт иткән егетләр.

Бәйрәм белән котлыйм сезне

Теләп изге теләкләр.

Йокы һәм ялны күрмичә,

Сез бит хезмәт иттегез.

Бәйрәм белән котлауларны

Бүген кабул итегез.

Искә төшерегез бүген

Дуслар һәм якташларны.

Ул көннәр бит онытылмый,

Алар- хәтер дәфтәре.

Бергә-бергә җыелыгыз

Мул өстәлләр артына.

Күтәрегез бокалларны

Сез тынычлык хакына

Килсеннәр безгә алмашка,

Без үстергән егетләр.

Илнең күге якты булсын,

Тыныч булсын гомерләр.

Бер буыннан икенчегә,

Күчсен кулдагы корал.

Корал булсын тынычлыкка,

Күрмик сугышлы көннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марат рашитов шигърият шагыйрь

2
X