Марат Рашитов "РЕЙС 9268" (КОЧАКЛАРЫН ҖӘЙГӘН НӘНИКӘЙ)
Рашитов Марат Мәүли улы 9 сентябрьнең 1960 елында Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хэзерге вакытта себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче РЕЙС 9268 (КОЧАКЛАРЫН ҖӘЙГӘН НӘНИКӘЙ) Балакайның фоторәсемен күреп Ачы яшьләр килә күзләргә, Язмыш! Синең җавабыңны көтәм Яшермичә әйтче син миңа! Бу дөньяга яшим диеп туып Нәни кулкайларын ул суза Нәрсә диеп...
Рашитов Марат Мәүли улы
РЕЙС 9268 (КОЧАКЛАРЫН ҖӘЙГӘН НӘНИКӘЙ)
Балакайның фоторәсемен күреп
Ачы яшьләр килә күзләргә,
Язмыш! Синең җавабыңны көтәм
Яшермичә әйтче син миңа!
Бу дөньяга яшим диеп туып
Нәни кулкайларын ул суза
Нәрсә диеп бер гаепсез бала
Әни диеп әйтмичә күзләрен йома?
Бар дөньяны кочакларга теләп
Ул бәләкәч кочагын җәя,
Күзләрендә янган яшәү нурын
Кара үлем болыты баса?
Аның алда булган ерак юллар
Ком чүленә килеп туктала,
Яшәү өчен булган теләкләре
Биек-биек болытларда югала?
"Кара үлем" белән гомерләрен өзеп,
Җанкайлары булсын оҗмахта.
Якыннары күз яшьләре белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев