Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Нам пишут

Рашитов Марат Мәүли улы " Ике йөз егерме дүрт"

9 сентябрьнең 1960 елында Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хэзерге вакытта себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче Рашитов Марат Мәүли улы Ике йөз егерме дүрт Ике мең дә унбишенче елның Октябрьнең утыз берендә Ике йөз дә егерме дүрт кеше Мәрхүм булды бит бер мизгелдә! Туган җиребезгә кайтабыз дип, Каршы алып кояш нурларын....

9 сентябрьнең 1960 елында Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хэзерге вакытта себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче

Рашитов Марат Мәүли улы

Ике йөз егерме дүрт

Ике мең дә унбишенче елның

Октябрьнең утыз берендә

Ике йөз дә егерме дүрт кеше

Мәрхүм булды бит бер мизгелдә!

Туган җиребезгә кайтабыз дип,

Каршы алып кояш нурларын.

Ерак юлга алар җыендылар

Ташлап Кызыл диңгез ярларын.

Сәламәтлек җыеп тәннәренә,

Күңелләре белән ял итеп.

"Тимер кошка" алар утырдылар

Туган оясына юл тотып.

Иртә таңның кояш нурларына

Каршы очып китте "тимер кош",

Яраланып килеп төште җиргә

Күп гомерне ул мәет итеп.

Нинди сүзләр әйтеп юатыйк соң?

Бик зур кайгы килгән кешене

Белгән БИСМИЛЛАНЫ укыйк дуслар

Онытмыйк без һәрбер МӘРХҮМНЕ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поэты района полиция марат рашитов шигърият ижат