Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Нам пишут

Рашитов Марат Мәүли улы "Каз өмәсе"

9 сентябрьнең 1960 елында Бәйрәкә авылында туып-үсеп, хэзерге вакытта себер якларында яшәп, шигырьләр иҗат итүче КАЗ ӨМӘСЕ

Чиста итеп юган кулларына

Тотып үткенләгән пычагын

Килеп керә иде каз чалучы

Хуҗаларга биреп сәламен.

Сыйлый иде аны хуҗабикә

Кәсәләргә салып чәйләрен,

Күңеленнән укып бисмилласын

Чала иде бит ул казларны.

Апа-кызлар өмәләргә йөрде

Искә алып моңлы җырларны,

Йолкый иде тезләренә салып

Сөлек кебек үскән казларны.

Мамыкларын җыеп мендәргә,

Канатлар да бергә җыелды.

Бәлеш булып тәпи-бүтәкәләр

Кичке ашка мичләргә керде.

Җилкәләргә салып көянтәне,

Парлап-парлап элеп казларны.

Чишмәләргә төшә иде килен-кызлар

Таптап яңа яуган карларны.

Апа-әбекәйләр өстәл әзерләде,

Моңсуланды яшьле күзләре.

Исләренә төште бер мизгелгә

Килен булып йөргән чаклары.

Кичке ашка диеп өмә өстәленә

Сыра-баллар, бәлеш куелды,

Тыныч кичтә тальян моңнарына

Яшь кызларның җыры кушылды.

Шаулап-гөрләп узды каз өмәсе,

Авыл кешесенең зур эше.

Кышкы кичтә уңган хуҗабикә

Йөмшак ястык-мендәрләр текте.

Көзләр җитеп ап-ак карлар яуса,

Төшкә керә авыл кичләре.

Каз мамыгы тулган йөмшак юрган,

Җылы биргән авыл мичләре!
Сүрәттә Рашитов Марат Мәүли улы
Источик фото: http://www.elabugacity.ru/site/poseleniya/almet/informaciya-po-almetevskomu-sp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марат рашитов ижат