Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Нам пишут

Зәйтүнә Әбрарова "Их, Ютазы кызлары!"

Зәйтүнә Әбрарова 1930нчы елнын 18 нче сентябрендә Урыссу авылында колхозчы гаиләсендә 6нчы бала булып доньяга килә Их, Ютазы кызлары! Ютазы аша үтеп китә Пассажир поездлары. Яулык болгап озатып кала Ютазының кызлары. Әй, тепловоз, тепловоз, Тагын бик азга түз; Ютазының бер чибәре Атты миңа шаян күз. Бүген тагын карап калды, Йөрәгемне...

Зәйтүнә Әбрарова 1930нчы елнын 18 нче сентябрендә Урыссу авылында колхозчы гаиләсендә 6нчы бала булып доньяга килә

Их, Ютазы кызлары!

Ютазы аша үтеп китә

Пассажир поездлары.

Яулык болгап озатып кала

Ютазының кызлары.

Әй, тепловоз, тепловоз,

Тагын бик азга түз;

Ютазының бер чибәре

Атты миңа шаян күз.

Бүген тагын карап калды,

Йөрәгемне өздереп.

Мин дә аңа кул болгадым,

Яратуым сиздереп.

Әй, тепловоз, тепловоз,

Тагын бераз түзәрсең;

Күзләр тагын очрашты -

Яратышу, күрәсең.

Ык күперен чыккан чакта

Күзәтәм яр буйларын,

Таң атканчы йоклый алмыйм -

Ютазыда уйларым.

Әй, тепловоз, тепловоз,

Ник әкерен барасың?

Якынайтчы тизерәк

Гашыйкларның арасын.

Тау өстендә лечебница,

Киләм кымыз эчәргә.

Ашкынамын шул гүзәлгә

Серләремне чишәргә.

Әй, тепловоз,су алып кит

Ютазинка суыннан.

Эчсәм, дәва табармын

Йөрәгем ярсуыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поэты района поэзия зайтуна абрарова