Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Башкарма комитет җитәкчесен сайладылар

Узган атна ахырында районның утырышлар залында Ютазы районы Советының II чакырылыш XXV утырышы узды.

Утырышны район башлыгы Р. Нуриев алып барды. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Л. Хәкимҗанов, Ютазы районы Башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы А. Подовалов, аның урынбасарлары, дәүләт структура көчләре җитәкчеләре, бүлек башлыклары, сәнгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре, учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары да катнаштылар.
Көн кадагында җиде сорау каралды.
1. Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын үтәүгә конкурс комиссиясенә өч кандидаттан гаризалар кабул ителгән. Кандидатлар тапшырган документларны караганнан соң, аларның профессиональ һәм шәхси сыйфатларын истә тотып һәм Ютазы муниципаль районы депутатлары биргән тавышларны да искәртеп, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Подовалов Андрей Николай улы сайланды.
2. Ютазы районының исәп-хисап палатасы рәисен билгеләү. Район башлыгы Р. Нуриев Ютазы муниципаль районы исәп-хисап палатасы рәисе вазыйфасына Зилә Айтыкинаны тәкъдим итте. Барлык депутатлар да бертавыштан Р. Нуриевны хупладылар һәм Ютазы районы исәп-хисап палатасы рәисе итеп Айтыкина Зилә Наил кызы билгеләнде.
3. 2013-2016 елларга Ютазы муниципаль районы хокук бозуларга каршы профилактика программасын кабул итү. Әлеге сорау буенча башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны да хокук бозуларга каршы профилактика программасы белән һәм яңа программага кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды. Программа бертавыштан кабул ителде.
4. Ютазы районы советының 2005 елгы 11 ноя-бреннән булган 5 номерлы II утырыш I чакырылышындагы карарына һәм 2011 елгы 18 июленнән булган Федераль Законның 223 номерлы Федераль законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. Ике сорау буенча да башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәитгалина чыгыш ясады. Ул район советы әгъзаларының барысын да яңа кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды. Шулай ук әлеге сорау белән бюджет, салым, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча, һәм 7 санлы Акбаш сайлау округы депутаты Р. Гайнетдинов чыгыш ясады. Һәм проект карары кабул ителде.
5. Ютазы район советының 2011 елгы 22 дека-бреннән булган 40 санлы II чакырылыш XII утырышыннан булган "Ютазы районның 2012 елга бюджеты" карарына үзгәреш-ләр һәм өстәмәләр кертү турында, һәм "2013-2014 елларга бюджет планы"н кабул итү турында. Әлеге сорау буенча Ютазы муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе С. Мөхәммәтов чыгыш ясады. Ул 2013 елга бюджет проекты белән таныштырды. Барлык депутатлар да бертавыштан карарны кабул иттеләр.
6. Ютазы район советының 2010 елгы 13 ноябреннән булган 10 санлы II чакырылыш III утырышыннан булган "ТР Ютазы район Советы даими комиссияләре турында" гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмә-ләр кертү турында. Әлеге сорау буенча район башлыгы урынбасары З. Рәшитова чыгыш ясады. Карар проекты бертавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев