Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Әбсәләмдә сорауларга караганда, рәхмәт сүзләре күбрәк

Әбсәләм авыл җирлегендә шәхси йортлар төзү өчен җирләр бар.

Күптән түгел район җитәкчелеге белән үткән очрашуда әбсәләмлеләр үзләренең әһәмиятле проблемаларын тикшерделәр. Эш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Р. Ибраһимова отчеты тыңланды. Халыкның "Чиста йорт" ҖЧҖ белән каты көнкүреш калдыкларын чыгару турында килешүләр төзүе 60 проценттан аз гына артык булуы турында мәгълүматына, әбсәләмлеләр ни өчен торакта яшәүчеләр саны түгел, пропискада булганнары исәпкә алына, дигән сорау бирделәр. Әлеге сорау җиңел хәл ителә, диелде очрашу вакытында, моның өчен пропискадагыларның, әмма торакта яшәмәүчеләрнең эш урыннарыннан белешмә алулары җитә. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкка кагылган, аерым алганда, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләү суммасының кулланылганнан артык язылуы, тиешле хезмәтләрнең ике контурлы казаннарга техник хезмәт күрсәтүгә тиешле мөнәсәбәт булмавы турында сораулар күтәрелде. Аларны хәл итү максатында сораулар контрольгә алынды.
Полиция участок уполномоченные И. Сафин үзенең чыгышында җирлектә аерым хокук бозулар булмавын билгеләп үтте. Шуның белән бергә, авылга килгән чит кешеләргә карата уяу булырга чакырды, этләрнең урам буйлап хуҗасыз йөрүләренә юл куймау зарурлыгына басым ясады. Сукбай этләр хуҗаларына административ җәза катгыйланды, дип билгеләп үтте ул. Мөгаен, әбсәләмлеләрнең төп проблемасы, бүгенге көндә авыл эчендәге юлларның начар булуыдыр һәм аны хәл итү - вакыт мәсьәләсе. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев район тормыш эшчәнлеге, башкарылган эш һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Рөстәм Мидхәт улы җирлек территориясендә Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты кебек предприятиенең гамәлдә булуы күп сорауларны хәл итәргә булышуын ассызыклады. Әб-сәләмлеләр район җитәкчелегенә һәм комбинатның генераль директоры И. Сафинга белем бирү учреждениеләренә һәм социаль мәдәни-көнкүреш объектларына даими ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.
Рөстәм Мидхәт улы авыл халкының игътибарын терлек санын арттыруга, кредитлар алуда республика ярдәменнән файдалануга юнәлтте. Шулай ук ул күп балалы гаиләләргә җирлек территориясендә шәхси төзелеш өчен участоклар бирелүе турында җиткерде, тик коммуникацияләр үткәргәндә, өлешләп катнашу мөһим. Ахырда ул үз хуҗалыкларында биш баш мөгезле эре терлек асраучы Гайнатуллиннар гаиләсенә савым аппараты паспорты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев