Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Бюджетны үтәргә резерв бар

Агымдагы елның 6 октябрендә икенче чакырылыш Ютазы район советының X утырышы узды.

Ютазы муниципаль районы башлыгы, район советы рәисе М. Шәйдуллин җитәкчелегендә үткән утырышта дүрт сорау тикшерелде. 2011-2015 елларга районның социаль-икътисадый үсеш программасы турында чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Рәшитова программаның күп санлы комплекслардан төзелүен әйтеп узды. Программа үз эченә алган максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен бюджет, бюджеттан тыш һәм башка керемнәрне жәлеп итү күздә тотыла. Ә моның өчен районның, нинди милек төренә ия булуларына карамастан, бөтен предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитештерүчәнлекләрен арттыру өстендә чаралар күрергә тиеш. Шул очракта гына икътисадның тотрыклы үсеше һәм халык яшәешендә иминлек урнашачак, дип ассызыклады Зәрия Әхмәдулла кызы.

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында район бюджетының керем өлеше 165 393 мең сум тәшкил итсә, чыгым ягы - 168 120,6 мең сум. Нәтиҗәдә 2727,6 мең сумга чыгым күбрәк булды, дип мәгълүмат бирде финанс-бюджет палатасы рәисе С. Мөхәммәтов. Бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча даими комиссия рәисе, 6 санлы Бәйрәкә сайлау округы депутаты С. Галиев сүзләре буенча, ел эчендә керергә тиешле салым һәм салым төрендә булмаган керемнәрнең үтәлешен тәэмин итү өчен районда резерв бар, димәк эшне тагын да көчәйтү сорала.

2011 елның 25 мартында кабул ителгән "2011-2014 елларда "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖның җитештерү куәтләрен үстерүнең инвестицион программасы турында"гы 9 санлы Ютазы район советы карарына үзгәрешләр кертү турында "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ директоры Р. Шәйгарданов мәгълүматы тыңланды.

Утырыш "2009-2012 елларда Ютазы муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү" программасының 2010 елның икенче ярты еллыгында, 2011 елның беренче ярты еллыгында үтәлеше турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары А. Гарифуллин чыгышы белән тәмамланды. Җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны киметү, эчкечелек кебек замана афәтләре белән көрәшүне үз эченә алган программа, аеруча мөһим булган объектларны видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландыруны да таләп итә. Утырышта тикшерелгән бөтен сораулар да игътибарга алынды һәм тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев