Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Фатирлар - ветераннарга, балаларына һәм оныкларына түгел

Ютазы районы прокуроры Рәмил Гарифуллин белән ветераннар өчен торак, шул исәптән, башка федерация субъектларында фатир алуның законлылыгы турында сөйләшәбез.

- Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча гамәлдәге федераль программа тормышка ашуын дәвам итә. Безнең районда торак алуга чиратта хәзер 66 кеше тора. Аларның кайберләре торакны районнан читтә сатып алырга теләк белдерә. Рәмил Таһирович, субсидияне алуның мондый вариантын законлы дип әйтергә буламы?
- Россия Федерациясе закончалыгына ярашлы, ветеран торакны Россия Федерациясенең төрле субъектында, хәтта Ерак Көнчыгышта сатып ала ала. Әмма район хакимияте ветераннарга нәкъ менә Ютазы районында алынган субсидиягә торак алырга тәкъдим итәргә хокуклы. Биредә башкасы аеруча әһәмиятле, федераль акчага алынган торакта ветеран үзе яшәргә тиеш, балалары яки оныклары түгел. Республикада торакны субсидиягә башка шәһәрләрдә алган туганнарның ветераннарны, сугыш инвалидларын яшәү өчен яраклы булмаган торакта язмыш ихтыярына калдыру очраклары билгеле. Әти-әнигә гади игътибар һәм кайгыртучанлык турында сөйләп тә торасы түгел. Район җитәкчелеге шул җәһәттән борчыла да.
- Әлеге фактларга прокуратура нинди мөнә-сәбәттә?
- Гомумән, әлеге мәсьәләне хокукый һәм әхлакый-этик яктан карарга була. Хокукый күзлектән караганда, моңа юл куела алмый. Әлеге Законның турыдан-туры максаты бар - ветераннарны торак белән тәэмин итү, аларның тормышын яхшырту. Кабатлап әйтәм, нәкъ менә ветераннарны, аларның туганнарын түгел. Өстәвенә, президентның күрсәтмәсе шундый ки, ветераннар икенчел торакта түгел, яңа төзелгән йортлардагы фатирларда яшәргә тиеш. Биредә уңай мисал сыйфатында уңышлы төзелеп килүче Солнечный бистәсен һәм Урыссу бистәсендә төзелүче бер өлеше ветераннарга билгеләнгән 27 фатирлы йортны китерергә мөмкин. Соңгы вариант Урыссу үзәк район хастаханәсенә якын булуы белән уңайлы. Патронаж шәфкать туташы ветераннар янында (өстәвенә, берничәсе янында берьюлы) ешрак була ала.
Әлеге сорауның әхлакый-этик ягына килгәндә, ветеран шартлары һәм уңайлыклары булмаган үзенең иске йортында яши бирә. Өстәвенә, ул сатып алган фатирга урнашкан туганнарының аңа ярдәм итүләре, аны тәрбияләүләре икеле. Ветеран шулай ук социаль тәэминлектә дә кала - шул ук патронаж шәфкать туташлары, шул ук шартлар, дәүләтнең шул ук өстәмә чыгымнары.
- Рәмил Таһирович, ветераннар фатирларында яшәүчеләргә нәрсә яный?
- Бирелгән субсидиягә торакны ветеран түгел, аның туганы алуы ачыкланса, дәүләтнең контрольдә тотучы органы максатлы акчаны кайтарып алуның законлы мөмкинлегенә ия.
- Әлеге контрольдә тотучы орган - прокуратурамы?
- Шул исәптән, прокуратура да. Моннан тыш, әлеге эш белән финанс-бюджет палатасы, контроль-ревизия идарәсе шөгыльләнә. Без әти-әниләре, әби һәм бабайлары урынына торак алучы гражданнарны субсидияләрдән мәхрүм ителәчәкләре турында алдан искәртергә тиешбез.
- Торакка ия булуның законлылыгы ничек тикшереләчәк?
- Быел җитди тикшерүләр, аерым алганда, прокуратура тарафыннан тикшерүләр каралган. Кагыйдә бозулар очрагында, прокуратура яки башка контрольдә тотучы орган судта бүленгән субсидиянең максатлы файдаланылмавы соравын кабыргасы белән куярга мөмкин. Хәзер сатып алынган торакка күпме субсидия түләнгәнлеген, сатып алынган йортларда һәм фатирларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әлеге сугыш инвалидлары, бу сугышта катнашучыларның тол хатыннары яшәвен яки яшәмәвен ачыклау өчен тулысынча ревизия үткәрү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined