Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү сораулары каралды

Узган атнада гражданлык оборонасы белгечләренең предприятиеләрнең һәм оешмаларның гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкны яклый алуларын,әзерлекләрен тикшерү буенча уку-методик җыены булды.

Җыенның теоретик өлешендә идарә органнары гражданлык оборонасы көчләре эшенә, узган елда районның территориаль система звеносының гадәттән тыш хәл-ләрне юкка чыгару һәм алдан кисәтү вакыйгалары эшенә нәтиҗә ясады һәм 2013 елга яңа бурычлар билгеләде.
Районның территориаль система звеносы янгыннарны юкка чыгару, авариядән коткару эшләре уздыру, авариядән коткару эшләре вакытында материаль яктан тәэмин ителгән булу сораулары буенча ПУ-42 начальнигы урынбасары Ф. Чернов чыгыш ясады.
Гражданлык оборонасы торышы, гадәттән тыш хәлләрне алдан кисәтү чаралары, вазифаи затларны әзерләү һәм укыту, район предприятиеләрендә халыкны саклау сораулары буенча җыелучыларны ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ютазы районы буенча әйдәүче консультанты С. Коркин таныштырды. Ютазы районында янгын куркынычсызлыгын күзәтү турында Ютазы районының күзәтү эшләре бүлеге начальнигы М. Харисов сөйләде. Аларның сүзләренә караганда, районда янгынга каршы техниканы су белән тәэмин итүче су алу башняларын тиешле җиһазлар, куркыныч һәм социаль яктан мөһим булган объектларны туры каналлар белән тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр вакытында эшләми торган халыкны хәбәрдар итү, предприятиеләрдә материаль ресурсларны саклау, аларда уку-методик базаны яхшырту, шәхси саклану чаралары урнаштыру һәм башкалар белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмә ахырында С. Коркин 2012 елда яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән оешма һәм предприятие-ләргә дипломнар тапшырды. Халыкны гадәттән тыш хәлләр вакытында саклау һәм авария-коткару эшләре вакытында иң яхшы нәтиҗә-ләргә "УХЗ" ЯАҖ иреште дип табылды, икенче урында - әпсәләм комбинаты, өченче урында - "Теплосервис" МУП.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев