Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Хыяллары тормышка ашкан

Ниһаять, Бәйрәкә авылының мәдәният йорты тулаем диярлек ремонтланып беткән.

Түбәсе моннан күп еллар элек алмаштырылса да, түшәме бик начар хәлдә калган иде. Бәйрәкәлеләр район җитәкчелеге белән очрашуга җыелган саен күтәрә торган сорауларның берсе шул мәдәният йорты түшәме белән бәйле булды. 2011 елның ноябрендә булган җыенда да ул әйтелмичә калмады. 2012 елның февраль ахырында узган җыенны бәйрәкәлеләр, ниһаять, өр-яңа түшәмле, стеналарыннан буяу исе аңкып торган мәдәният йортында үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Р. Габдрахманов 2011 елда башкарылган эшләргә ясаган отчетында яңгыраганча, ремонт эшләренә 300 мең сумнан артык акча тотылган. Мәдәният йорты буенча күрелгән чаралар моның белән генә тәмамланмаган. 2011 елда мәдәният учреждениесе газга тоташтырылган. Газ җиһазларын сатып алуга сарыф ителгән 293 мең сумның 218 меңен Бәйрәкә авыл җирлеге бюджеты түләсә, калган өлешен капларга район җитәкчелеге ярдәм иткән. Рәис Мәгъсүм улы сүзләре буенча, электр энергиясе белән җылытуга караганда, газ ягудан былтыр 150 мең сум акчаны янга калдыра алганнар. Һәм агымдагы елда да әлеге коммуналь уңайлыктан экономия кала икән, җирлек башлыгы мәдәният йортының сәхнә костюмнарын яңага алмаштыру мөмкинлеген күздә тотачагын әйтте. Чөнки әлеге мәсьәлә җирле халыкны бик тә борчый: буыннардан буынга күчкән костюмнар инде яраксыз хәлгә килгән.
Агымдагы елда авылда эшләнәсе эшләрнең берсе - суүткәргечләрне алмаштыру белән бәйле булачак. Ә бу исә йортларга су килүдә өзеклекләр туачак дигән сүз. Шуңа күрә халык авылдагы чишмәләрне төзекләндерүгә тагын бер кат игътибарны җәлеп итте. Хәер, авыл җитәкчелегенең игътибар үзәгендә торган сораулар моның белән генә чикләнми. Озакка сузылган каты көнкүреш калдыклары урынын законга сыйдырып бетерү эше әле дә тәмамланмаган. Авылның электр хуҗалыгын җайга салу буенча чаралар күрүне быел да дәвам итү күздә тотыла. Кайчандыр җирле колхоз көче белән асфальтланган юллар бүген тузган. Ничәмә-ничә еллар "туңдырылган" килеш торучы спорт комплексы төзелеше дә быел урыныннан кузгалыр, дип өмет баглады Р. Габдрахманов. Чыннан да, бер меңнән артык яшәүче булган Бәйрәкә авылында яшьләр, үсеп килүче буын вәкилләре шактый. Һәм алар арасында спорт белән мавыгучылар да аз түгел.
Җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин алдагы очрашуларда бәйрәкәлеләр күтәргән сорауларның чишелешләре һәм район алдында торган бурычлар белән таныштырды. Күркәм традиция буенча Бәйрәкә авылы җыены да ишле сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкка савым аппараты тапшыру белән тәмамланды. Район җитәкчелеге бүләген Насыйровлар гаиләсе кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев