Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Искеурыссулылар суга мохтаҗ

Урыссу авыл җирлеге бюджеты 2011 елда артыгы белән үтәлгән.

Авыл җирлеге кассасына керемнәр һәм чыгымнар буенча отчет тотудан үз чыгышын башлаган җирлек башлыгы И. Мәрданов, Иске Урыссу авылының социаль-көнкүреш шартларына да тукталды. Авылда урта мәктәп эшли. Белем алучы 104 баланың 90 проценты төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. 2011-2012 уку елында район күләмендәге предмет олимпиадаларында катнашып, 14 беренче урынны яулаган укучыларның укытучылары да камиллеккә омтылулары белән аерылып торалар: "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика бәйгесендә өч педагог җиңү яулаган. Әлеге зур һәм тырыш коллектив "яши" торган мәктәп 2012 елда капремонт программасына кертелгән. Узган көзен үзгәртеп корылган бинага күчкән балалар бакчасы, елына биш меңнән артык авыру кабул итүче фельдшер-акушерлык пункты, тематик кичәләрдән тыш, дискотекалар уздырып 20 мең сумга якын табыш алган мәдәният йорты, халык заказлары буенча да эшләүче кибетләр эшчәнлегенә карата искеурыссулылар тарафыннан дәгъвалар белдерелмәде, дип билгеләп узган Илшат Камил улы, яшәүчеләрнең телефон, Интернет кебек уңайлыкларга гына ялгану түгел, хәтта цифрлы телевидениегә тоташу мөмкинлегенә ия булуларын да хәбәр итте.
Агымдагы елга билгеләнгән эшләр арасында иң актуаль булганы халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләсе тора. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, 15 чакрым су линиясенә проект ясала. Тик менә аның күпмесе яңартылыр - әлегә ачык кала. 2012 елда урамнарны төнге чорда тагын да яктырту юнәлешендә эш дәвам итәчәк. Зиратларда өмәләр уздыру - көн кадагында кала. Әмма әлеге чараларда халык активлык күрсәтми. Гәрчә бу һәр исән кешенең изге бурычы булса да. Сүз уңаенда, 2011 елда гына да Иске Урыссу авылында 14 кеше вафат булган.
Җыенда район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова, Урыссу мәчете вәкиле И. Зиннәтуллин, полициянең участок уполномоченные И. Галимов чыгышларыннан соң, халык күтәргән сорауларга җаваплар яңгырады. Иң беренчесе аның "Чиста йорт-2" компаниясе эшчәнлеге, төгәлрәге, ул күрсәткән хезмәт өчен килә торган түләү квитанцияләрендәге суммаларның чынбарлыкка туры килмәве белән бәйле булды. Әлеге җәмгыять директоры Н. Кубашев бу сорауга ачыклык кертергә вәгъдә итте. Җирле халыкны шәхси эшмәкәрләрнең теплицаларын саклаучы этләрнең ычкынып, сукбайлыкта йөрү очраклары борчуга сала. Теплица хуҗасы әлеге мәсьәләгә үз фикерен җиткерергә тырышса да, эт - эт булып кала. Аның психикасын алдан беркем, хәтта хуҗасы да белә алмый. Этләрне юк итү тәкъдиме яңгырады, бу эш гамәлгә ашмаган очракта, шәхси эшмәкәргә каршы административ комиссия эш кузгатачак.
Иске Урыссу авылы гражданнары җыены күңелле нотада тәмамланды. Әңгәмә барышында бюджет учреждениеләренә матди ярдәм күр-сәткән район советы депутаты Р. Нә-биуллин адресына җылы сүзләр әйтелде. Район җитәкчелеге инициа-тивасы белән бүләк ителүче савым аппараты да лаеклы хуҗасын тапты. Биш торак пунктны берләштерү-че Урыссу авыл җирлегендә былтыр ул Иске Урыссу авылындагы шәхси ярдәмче хуҗалыкка бирелгән иде. Быел, гаделлек саклап, савым аппараты Какылы Күл авылында өч сыер малы асрап яшәүче Ф. Абдрахмановлар гаиләсенә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев