Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Кадрлар белән эшләү дәвам итә

Агымдагы атнада утырышлар залында узган дүшәмбе киңәшмәсендә алгы планга һәр өлкәгә җитәрлек кадрлар табу мәсьәләсе куелды.

Ютазы муниципаль районы аппараты җитәкчесе Гүзәл Латыйпова мәгълүматларына караганда, районда кадрлар әзерләү программасы эшләп килә. Аның максаты - бюджет өлкәсе оешмаларына, предприятиеләргә җитәрлек күләмдә һәм үз вакытында алмаш кадрлар әзерләү. Программа эшләү дәверендә, диде Латыйпова, югары уку йортларына районнан җиде кеше юлланган. Аларның укуларын финанслау район бюджеты хисабына башкарыла. Моннан тыш, дүрт студент сәнәгать оешмалары һәм ике студент авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү төзегән. Студентлар белән район җитәкчелегенең даими очрашып торуын да искәртеп үтте җитәкче. Бүген Балалар думасында эшләүче өлкән сыйныф укучылары район башлыгы Рөстәм Нуриевтан вузларга керү өчен юлламалар бирүне һәм киләчәктә районыбызда эш белән тәэмин итү мөмкинлеге булдыруын сораганнар.
Киңәшмә белән җитәкчелек иткән район башлыгы Пушкин урамында бара торган төзекләндерү эшләре белән кызыксынды. Нуриев тиз арада яңа газон утырту мөһимлеген искәртте. Алда булачак зур бәйрәм - Бөек Җиңү көне алдыннан тагын бер кат бистәбезне матурларга, чистартырга кирәк, дип кисәтте ул.
Киңәшмәдә күңелле мизгелләр дә булды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм юбилейлары уңаеннан район башлыгының мактау грамотасы белән Ютазы электр челтәрләрендә электромонтер булып эшләүче Павел Зорин һәм район советының рәхмәт хаты белән Акбаш авыл җирлегенең баш хисапчысы Илгизә Шәйхетдинова бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев