Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Кунаклар кабул итәргә әзерләнәбез

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев майда узачак фәнни-практик конференциягә әзерләнүгә һәм аны уздыруга багышланган дүшәмбе киңәшмәсендә район кунакларын каршылау тантанасына җентекләп әзерләнергә чакырды.

Конференциянең исеме дә үзе турында үзе сөйли - "Бәйрәкә авылы һәм Ютазы районы - Татарстанның көньяк-көнчыгышы һәм Идел-Урал төбәге мәдәниятләре һәм цивилизацияләре системасында". Конференция Республиканың тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында узачак. Киңәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова җыелучыларны алда торган чаралар планы белән таныштырды. Киңәшмәдә катнашучылар дәрәҗәле кунакларны кабул итүгә, район торак пунктларының тарихи әһәмияттәге объектлары "мәдәният һәм табигать" һәйкәлләре турында максималь тулы мәгълүмат бирү, аларның мәгърифәтчелек һәм фәнни эшләре өчен оптималь шартлар тудыруга кагылган сорауларны тикшерделәр. Рөстәм Мидхәт улы билгеләп үтүенчә, районга Татарстанның интеллектуаль элитасы киләчәк, очрашу җентекләп уйланылган булырга тиеш.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конференциядә Казан галимнәре, күрше районнардан төбәкне өйрәнүчеләр һәм укытучылар алдында төп урын - Бәйрәкә авылына биреләчәк. Рөстәм Нуриев Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рәис Габдрахманов һәм җаваплы кешеләрнең игътибарын Гобәйдуллиннар нәселе җирләнгән урыннарны төзекләндерүгә һәм анда кабер ташы куюга, Екатерина күперен реконструкцияләүгә һәм әлеге юнәлештәге актуаль сорауларны хәл итүгә юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев