Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Кыр эшләренә әзерләнергә вакыт

Дүшәмбе киңәшмәсе күңелле миссиядән башланды.

Район башлыгы Р. Нуриев беркетмәләр төзү бүлеге начальнигы Л. Мө-хәммәтҗанованы, үзәкләштерелгән бухгалтерия директоры Г. Гыйздәтованы һәм Бәйрәкә-Тамак авыл җирлеге башлыгы З. Әгълиеваны гомер бәйрәмнәре-туган көннәре белән котлады.
Киңәшмәдә капиталь төзелеш идарәсе начальнигы М. Шәвәлиев 2012 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Ел дәвамында идарә 17 мәктәптә, 15 балалар бакчасында, 13 күп фатирлы йортта төрле эшләр, дүрт объектта артезиан скважиналарын электр белән тәэмин итү һәм Ютазы, Бәйрәкә авылларын су белән тәэмин итү эшләрен башкарган. Ул 2013 елда "Солнечный" микрорайонында эшләнәчәк эшләр белән дә таныштырды.
Ютазы әзерләү конторасы (заготконтора) 2012 елда башкарган эшләренә анализ ясады. Агымдагы елда 500 центнер йон, 30 тонна чүпрәк-чапрак, 150 тонна макулатура, 15 тонна дәвалау-техник чималы һәм башка шундый әйберләр җыю күздә тотыла, диде әзерләү конторасы директоры З. Гайнетдинов.
"Ютазы таңы" газетасы баш мөхәррире Л. Гәрәева 2012 елның истәлекле вакыйгалары буенча фотоотчет күрсәтте. Быелдан оештырылган бу эш фотоларны район тормышында булачак чараларда файдалану һәм киләчәк буынга саклап калдыруны максат итә, дип белдерде ул.
Киңәшмә барышында район башлыгы апрель аенда узачак язгы кыр эшләренә багышланган семинарга әзерлек кирәклеген искәртте. Бүгеннән үк чәчү материалының күләм һәм сыйфат дәрәҗәләрен күздә тотарга кирәк, дип үз фикерен җиткерде Рөстәм Мидхәт улы.
Р. Нуриев яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Г. Шәрифуллинага Октябрьский шәһәрендә узган "Россиянең чаңгы юллары - 2013" ярышында Ютазы районы командасының беренче урын алуы белән котлап, кубок тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев