Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Мәдәният, юллар һәм башкалар турында

Яңа эш атнасын башлап җибәргән оператив киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов рәислегендә үтте.

Киңәшмә авылларда узган җыеннарга йомгак ясаудан башланды. Беркетмәләр бүлеге начальнигы Литфия Мөхәммәтҗанова халык күтәргән сораулар турында сөйләде, җентекле статистика китерде. 25 гыйнвардан алып 14 февральгә кадәр 26 очрашу узган. Һәрвакыттагыча, район халкын төрле тармакка кагылышлы мәсьәләләр борчый: җәмгысы 94 сорау бирелгән. Муниципалитет һәм район хезмәтләре аларны хәл итү өстендә ныклап шөгыльләнә.
Районда мәдәниятнең киләчәк үсеше турында мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова бәян итте. Сүз мәдәниятнең яңа буынын формалаштыру, "Илһам чишмәләре" исеме астында иҗади коллектив оештыру һәм башка бурычлар турында барды. Әлеге бурычларның иң зурлары булып Бәйрәкә авылындагы "Гобәйдия" мәдрәсәсенең биналар комплексына ремонт-үзгәртеп ясау эшләре үткәрү, Кәрәкәшленең 255 еллык юбилеен уздыру тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, яшьләрнең пассивлыгын, төшенкелеген җиңеп, аларны мәдәни ял итү юнәлешендә "уяту" мөһимлеген ассызыклады. "Сездән күп нәрсә, шул исәптән "Кайда тусам, шунда файда китерәм" программасының уңышлы эшләве дә тора", - дип мөрәҗәгать итте ул бүлек начальнигына.
Андрей Николаевич юллардагы чокырлар ремонтын башлауны сузучы "Юлчы" ҖЧҖ тәнкыйть итте. Көннән-көн юллардагы чокырлар саны белән дә, зурлыгы белән дә арта бара. Ул Азнакайдагы коллегалар эшен мисалга китерде. Ут-күршеләр әлеге эшкә атна-ун элек үк керешкәннәр. Безнең юлчылар каршына кичекмәстән үз бурычларына керешү бурычы кабыргасы белән куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев