Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Район советының чираттагы утырышы

Бүген утырышлар залында II чакырылыш Ютазы район советының XXIV чираттагы утырышы узды.

Утырышны Ютазы районы башлыгы Р. Нуриев ачты һәм алып барды. Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, аның урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек начальниклары, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый формированиеләр рәисләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Утырыш башында ук район башлыгы район советы депутатларына таныклыклар тапшырды. Көн тәртибендә дүрт сорау каралды. Шуларның берсе - Ютазы районы башлыгы урынбасары, Ютазы муниципаль районы советы рәисе урынбасары вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыру турында. Бу турыда район советына Рәмзия Хәкимова гаризасы кергән. Гариза уңай хәл ителде. Район башлыгы Рәмзия Кәшиф кызына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Ютазы районында җирле үзидарәне оештыруда һәм үстерүдә хезмәтләре өчен мактау грамотасы тапшырды.
Аннары депутатлар район башлыгы урынбасарын һәм район советы рәисе урынбасарын сайларга тиеш булды. Район Уставының 41 маддәсенә ярашлы, Ютазы районы башлыгы урынбасары район советы депутатлары арасыннан район башлыгы тәкъдиме буенча сайлана. Рөстәм Мидхәт улы Зәрия Рәшитова кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан район башлыгы тәкъдимен хупладылар һәм Зәрия әхмәдулла кызын җаваплы вазифага сайлануы белән котладылар. Алдагы сорау итеп район контроль-счет палатасы рәисе вазифасыннан азат итү соравы каралды. Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Зәрия Сәитгалинадан район советына үз вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыру турында гариза кергән. Гариза шулай ук канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев